Мәхәббәт аңлатыр вакыт

Россия Мәгариф министрлыгы Укытучылар көне уңаеннан 14 нче  сентябрьдән “Минем укытучым” акциясен башлап җибәрде.  Акция кысаларында укучылар үзләренең яраткан укытучыларының фото яки видеоларын #мойучитель2020, #мойучитель, #минпросвещениярф хештегы белән  социаль челтәрдә урнаштырырга тиеш. Фото яки видео урнаштыру белән беррәттән, укытучыга рәхмәт сүзләре җиткереп шигырь, җыр яки бию башкарырга, яисә яраткан укытучысы белән бәйле кызыклы вакыйга язылган пост та урнаштырырга кирәк булачак. Акция 10 нчы октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Иң кызыклы постлар Россия Мәгариф министрлыгының социаль челтәрләрендә урын алачак, ә иң яхшы өчесенең авторларына истәлекле бүләкләр тапшырылачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • Телләр белгән – илләр гизгән «Балачак әдипләре» проекты кысаларында Йолдыз апа Шәрапова укучыларга бирем әзерләгән иде. Бик күп хатлар алдык. Кайбер эшләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.
    50
    0
    0
  • Азнакайдан шигъри сәлам Исәнмесез, “Сабантуй” журналы хезмәткәрләре! Сезгә Азнакай шәһәре 9 нчы урта мәктәбенең “Яшь каләмчеләр” түгәрәгенә йөрүче  укучылар иҗат иткән шигырьләрне тәкъдим итәбез. Шигырьләребез сезгә дә, журнал укучыларга да ошаса, бик шат булыр идек. 
    36
    0
    0