Мүктән, саламнан, таштан.. кыса? Бик җиңел!

Табигать – бетмәс-төкәнмәс илһам чыганагы. Урманда йөргәндә, диңгездә ял иткәндә яки кая да булса сәяхәт белән барганда төрле чыбык-чабык, матур ташлар, кабырчык, төсле яфраклар җыю гадәте сездә дә бардыр. Алардан кул эшләнмәләре, фотосурәтләр кую өчен үзенчәлекле кысалар ясап була. Бу эшкә балалар да бик теләп катнашыр. Ә нәтиҗәсе әле озак вакытлар күңелле чакларны искә төшереп торыр.

1.​ Кабырчыклардан ясалган кыса диңгез шавын, җәйне хәтерләтә.

2.​ Төрле ботаклар да эшкә ярый, фантазияң генә булсын!

3.​ Фисташка, чикләвек кабыкларын, кабак төшләрен дә ташламыйбыз.

4.​ Кипкән чәчәкләрдән.

5.​ Яфрак, җиләк-җимешләрдән дә бик табигый кыса килеп чыга.

6.​ Яфраклардан гына да ясарга була.

7.​ Ташлардан тезелгәне дә матур.

8.​ Кәһвә орлыгыннан.

9.​ Имән чикләвеген дә кулланабыз.

10.​  Күркәләрдән.

11.​ Каен тузынан кыса.

12.​  Мүк тә кысаны бизи.

13.​  Салам гына димә!

Гомумән, табигатьтә ял иткәндә, як-ягыгызга күз салып йөрегез, дуслар. Аяк астында гына булачак шедевр өчен кирәк-ярак ятуы бар!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • Туган телем кадере «Балачак әдипләре» проекты кысаларында Йолдыз апа Шәрапова укучыларга бирем әзерләгән иде. Бик күп хатлар алдык. Кайбер эшләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.
    109
    0
    0
  • Әнкәм теле – туган телем «Балачак әдипләре» проекты кысаларында Йолдыз апа Шәрапова укучыларга бирем әзерләгән иде. Бик күп хатлар алдык. Кайбер эшләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.
    199
    0
    0