Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Мәктәптә смартфонны тыярлармы?

Сораштыруда катнашучыларның яртысы, смартфоннар укырга комачаулый, дигән фикердә.

Әти-әниләрнең күпчелеге балаларына мәктәпкә кәрәзле телефон алырга рөхсәт итә. “Дети Mail.ru” проекты үткәргән сораштыру шуны күрсәткән. Сораштыруда катнашучыларның яртысы, смартфоннар укырга комачаулый, дигән фикердә. Шулай да әти-әниләрнең 87 проценты бала белән элемтәдә торыр өчен телефонның кирәклеген әйткән. Олыларның 38 проценты, балага мәктәпкә смартфон алуны тыярга, ләкин төймәле телефоннарны рөхсәт итәргә кирәк, ди.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев