Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Мәктәптә тәрбия һәм белем бирү процессында Роберт Миңнуллин иҗатының роле

Укытучылар өчен семинfh

Роберт Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсендә «Мәктәптә тәрбия һәм белем бирү процессында Роберт Миңнуллин иҗаты» дигән темага Республика семинары үткәрелде. Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты белән  китапханә берлектә оештырган чара, Р.Миңнуллинның тууына 75 ел тулуга багышланган иде.

         Семинарга Казан шәһәре мәктәп-гимназияләрендә татар теле һәм әдәбияты укытучылары җыелган иде. Галимнәр, туган тел һәм әдәбиятыннан дәреслек авторлары, ТР мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан федераль университеты вәкилләре, язуылар, Казан шәһәре  белем бирү оешмаларының татар теле һәм әдәбияты  укытучылары, шул исәптән Яшел Үзән һәм Питрәч районнарыннан килгән мөгаллимнәр,  мәктәпләрдә татар теле укытуның яңа алымнары турында фикер алыштылар.  

«Китапханә белән  укытучыларны берләштерүче мондый чара безнең өчен яңа эш формасы. Яңа юнәлеш булуга карамастан, безгә берләшеп эшләргә кирәк. Бүгенге көндә китапханәләргә татарча китаплар укый торган балалар киләме, бу эш ничек оештырылган?  Безгә бу эшне яңа баскычка күтәрү кирәк. Ә бу юнәлештә татар теле укытучылары һәм китапханәчеләрнең бердәм булып  берләшеп эшләве мөһим», – диде Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф бүлеге җитәкчесе Энҗе Гыйззәтуллина.

          «Илебездәге бик күп халыклар Татарстанга карый. Телне саклау, киләчәк буынга җиткерү буенча авырлыклар очраса да, без ерып барырга, чишү юлын күрсәтергә тиешбез. Без башкаларга һәрвакыт үрнәк. Китапханәнең укытучылар белән берлектә үткәрелүче мондый чаралары дәвамлы булсын иде. Беренче очрашу Роберт Миңнуллин иҗатына багышланса, алга таба башка язучыларның, галимнәрнең дә иҗатларына нигезләнеп үткәрелсен иде!» - дигән теләкләрен  филология фәннәре докторы, профессор ТР Фәннәр академиясе мөхбир әгъзасы, Г.Ибраһимов исемендәге  Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миңнуллин җиткерде.

         Роберт Миңнуллин иҗатында балалар темасы аерым мөһим урынны алып тора. Аның шигырьләре беренче карашка бик гади сыман: истә кала, җиңел укыла, шагыйрь һәммәбезгә таныш вакыйга-хәлләр турында яза.

         «Рус балаларына татар телен аңлаешлы җиңел укыту өчен дә Роберт Миңнуллинның шигырьләре ярдәмгә килә.  Кайсы гына теманы алсак та, без шагыйрьнең иҗатына мөрәҗәгать итәбез», – ди Казан шәһәре Идел буе районы 6 нчы гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлзирә Хөснетдинова.

 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев