Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

МУЛЬТФИЛЬМ – ЯХШЫЛЫК vs ЯМАНЛЫК

Балачакны мультфильмнардан башка күз алдына да китереп булмый.   Алар хәзер төрледән-төрле –  карап өлгер генә! Ә балаларга аларны күрсәтү кирәкме икән соң? Психотерапевт, гаилә психологы Светлана Рой...


Балачакны мультфильмнардан башка күз алдына да китереп булмый.   Алар хәзер төрледән-төрле –  карап өлгер генә! Ә балаларга аларны күрсәтү кирәкме икән соң?
Психотерапевт, гаилә психологы Светлана Ройз фикеренчә, балаларга бернинди дә мультфильмнар күрсәтмәү идеаль вариант булыр иде. Әмма күрсәтмичә дә булмый, чөнки кайвакыт әни кеше өчен бу саф һава сыман кирәк, дип белдерә ул.
Светлана Ройзтан әти-әниләргә берничә киңәш:
- балагыз мультфильмнарны, аеруча яңаларын, бары тик өлкәннәр күзәтүе астында карасын.
- мильтфильмнар өчен көн дәвамында 30 минут вакыт кына бүлеп бирегез.
- ашау вакытында мультфильмнар карарга рөхсәт итмәгез.
- мультфильм карап бетергәч, рәсем, әвәләп ясау, аппликация кебек иҗат белән шөгыльләнеп алыгыз.
- беркайчан да куркыныч күренешләр булган мультфильмнар сайламагыз.
5 яшькәчә балалар өчен Светлана Ройз тәкъдим иткән мультфильмнар исемлеге:
1) Малыш Билл
2) Тигрёнок Даниэль
3) Доктор Плюшева
4) Малышарики
5) Медвежонок Нуки и его друзья
6) Непоседа Зу
7) Оливия
8) Фиксики
9) Поезд динозавров
10) Октонавты
Бала мультфильмнар аша дөньяны танып-белергә өйрәнә. Аның мультик героена охшарга теләве дә табигый хәл. Шуңа күрә балагызга мультфильм кушар алданнан аның эчтәлеге, геройлары белән бер кат үзегез танышып чыксагыз да, зыянга булмас. Бүгенге көндә татар теленә тәрҗемә ителгән матур мультфильмнар да шактый. Мультфильмнар аша туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләү шулай ук бик күркәм күренеш.
Күрсәтергәме, күрсәтмәскәме – монысын һәр ата-ана үзе хәл итә. Ни генә булмасын, бу очракта сезнең карар – иң дөресе булачак.     

Илүсә ЗӘЙНЕТДИНОВА


 
 
 
 
 
 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев