«На крыльях таланта» жиңүчесенә - 100 мең сум!

Бу кадәр акчага ия буласың килсә, талантың ташып торсын. 23-26 мартта Казанда «На крыльях таланта» халыкара конкурс-фестивал
Әлеге конкурс инде 9нчы ел уздырыла. Ел саен төрле шәһәрләрдә оештырыла торган чара быел Казанда үткәрелә. Анда коллективлар, концерт оешмалары, театрлар, радио, телевидение белән хезмәттәшлек иткән, кинода төшкән аерым башкаручылар да катнаша ала. Шулай ук биредә музыкаль һәм театраль вуз студентлары, мәдәният һәм сәнгать юнәлеше буенча ссуз, вузларда укучылар да катнашу хокукына ия.
Бәйгедә берничә номинация бар:
– вокал
– хор
– инструменталь музыка
– хореография
– мода театры
– оригиналь һәм театраль җанр
– нәфис сүз
Гаризаларны кабул итү 16 мартта тәмамлана. Фестивальнең гала-концертында лауреат һәм гран-при ияләрен әзерләгән җитәкчеләрне дә бүләкләячәкләр.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Талпан тешләсә... Талпанның зарарланмаган булуы мөһим.
-
Коры җир ташбакасы Коры җир ташбакасы яңа урынга тиз җайлаша. Ул яшәгән өйдә 20-30 ºС җылы булырга тиеш.
-
Китап, белем, гыйлем һәм уку-язу турында татар халык мәкальләре Белем-гыйлем* Ата белеге белән адәм адәм булмас, әгәр үзе белмәсә.* Аю беләгенә ышана,Адәм белегенә ышана.* Белем белен ашата.* Белемдә бәхет,Белемсезгә дөнья ләхет.* Белемдә көч.* Белем йөрәккә куәт....