«Нечкәбил» – Татарстанның бәхетле һәм нык гаиләләре фестивале

Тиздән Татарстанда «Нечкәбил-2017» конкурсында катнашырга теләүче гаиләләр өчен сайлап алу турлары башланачак. Оештыручылар Татарстанның бәхетле һәм нык гаиләләрен бу конкурста катнашырга чакыралар.
Сайлап алу турлары:
14 июнь көнне - Бөгелмәдә
16 июнь көнне - Чистайда
21 июнь көнне - Минзәләдә
23 июнь көнне - Апаста
28-29 июнь көннәрендә - Казанда уза.

«Нечкәбил» конкурсы «Гаилә канаты астында» («Под крылом семьи») оешмасы тарафыннан, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән инде 13нче тапкыр уза. «Нечкәбил»дә үз гаиләләре белән горурланучы, буыннан-буынга традицияләрне саклаучы һәм олыларны хөрмәтләүче татарстанлылар катнаша. Әлеге фестиваль "Нык гаилә" федераль партия проекты кысаларында уздырыла.
Һәр елны әлеге конкурс яңача уздырыла, ләкин аның асылы үзгәрми - Татарстанның нык һәм бәхетле гаиләләре мисалында халыкка гаилә кыйммәтләрен җиткерү.

Республикабызда «Нечкәбил» конкурсы бик популяр - шушы еллар эчендә саайлап алу турларына килүче гаиләләр саны 6500дән арткан инде.
«Нечкәбил-2017» конкурсының ярымфиналы 23 сентябрь көнне «Корстон» күңел ачу һәм сәүдә үзәгендә, ә финалы - 30 ноябрь көнне «Пирамида» күңел ачу үзәгендә узачак.
Катнашырга теләүчеләрдән гаризалар 1 июльгә кадәр nechkebil@yandex.ru адресы аша кабул ителә. Тулырак мәгълүмат - www.nechkebil.ru сайтында һәм (843) 205-58-09 телефоны аша.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Телләр белгән – илләр гизгән «Балачак әдипләре» проекты кысаларында Йолдыз апа Шәрапова укучыларга бирем әзерләгән иде. Бик күп хатлар алдык. Кайбер эшләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.
-
Азнакайдан шигъри сәлам Исәнмесез, “Сабантуй” журналы хезмәткәрләре! Сезгә Азнакай шәһәре 9 нчы урта мәктәбенең “Яшь каләмчеләр” түгәрәгенә йөрүче укучылар иҗат иткән шигырьләрне тәкъдим итәбез. Шигырьләребез сезгә дә, журнал укучыларга да ошаса, бик шат булыр идек.
-
Мөгаллимнәр белән күрештек Яшел Үзән шәһәренең 5 нче гимназиясендә милли мәсьәләләр буенча директор урынбасарлары, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, методик берләшмә җитәкчеләре катнашында узган методик семинарда «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина катнашты.