Әнигә армиядән туган көн бүләге!

Бүген Балтач районының Арбор авылында яшәүче Фәридә Гайфуллинаның гомер бәйрәме. Хәзерге вакытта Чиләбе якларында армия хезмәте үтүче Динар әнисенең туган көненә үзенчәлекле бүләк ясаган.

Ул хезмәт итүче иптәшләре белән бергә "Туган көнең белән, әнием!" дигән сүзләрне язып, шуның һәрбер хәрефен берәр солдат тотып, фотога төшкән һәм аны әнисенә юллаган. Әлбәттә, улыннан шушындый көтелмәгән бүләк алган ананың ниниди хисләр кичерүен чамалыйсыздыр.
Ә без исә үз чиратыбызда Фәридә ханымны туган көне белән котлыйбыз, ә Динарга исән-имин хезмәт итеп кайтып, гаиләсен һәм туганнарын куандырып яшәвен теләп калабыз.
//Шәһри Казан//
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • Күзгә яшьләр килде... Зур шатлыгым бар! Без, "Мирас" үрнәк балалар бию ансамбле, Санкт-Петербургта узган «Азимут» халыкара бәйгесендә җиңү яуладык!
    268
    0
    1
  • Рәхмәт чәе – тәмле чәй! Рәхмәт чәе нинди була дисезме? Безгә кунакка килегез. Андый чәй сезгә дә, һичшиксез, ошар. 
    424
    0
    3