Әниләргә - бүләккә: могҗизалы чәчәк ясыйбыз!

8 мартка нәрсә бүләк итәргә? Гадәттә, башка килгән беренче уй – чәчәк! Без – малайларга бик аңлашылып бетмәсә дә, кызлар чәчәк күргәч, ни өчендер бик сөенәләр. Ул аларның кәефен күтәрә. Димәк: “Ошармы-юкмы”, дип сайланасы юк, кызларга чәчәк бәйләме тәгаен ошаячак.

Тере чәчәкләр, әлбәттә, соклангыч! Әмма аларның гомере бик кыска. Сөекле әниебез, сеңелебез, апабыз, сыйныфташыбыз чәчәкләр белән озак вакыт хозурлансын дип теләсәк, шиңми торган бүләк әзерләргә кирәк. Үз кулың белән ясалганы булса – бигрәк шәп. Димәк, менә болай итәбез:
1. Төсле сырлы кәгазь сатып алабыз.

2. Сырлы кәгазьгә түбәндәге өлге буенча сызым төшерәбез. Чәчәкләрне үз кулыбыз белән ясаганга күрә, аның зурлыгын теләгәнчә сайлый алабыз.

Кайчы, тимерчыбык, изолента, келәй кирәк булачак. Таҗларны, яфракларны әзерлибез.

Бер чәчәккә 15 зур һәм 5 кечкенә таҗ яфрагы, 3 сабак яфрагы, 1 касә яфракчыгы кирәк булачак.
3. Тимерчыбыкка изолентаны чорныйбыз.

4. Таҗ яфракларын рәсемдә күрсәтелгәнчә беркетеп чыгабыз.

5. Тимерчыбыкны сабак яфрагына келәй ярдәмендә ябыштырабыз һәм яфракны бөкләп, чыбыкны яшерәбез. Аннары яфракны сабакка беркетәбез.

Бүләк никадәр генә гүзәл булмасын, аны тапшырган мәлдә илһамлы, эчтәлекле, ихлас сүзләрне әйтергә онытмагыз! Уңышлар сезгә!
Айдар Гыймадиев

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Коры җир ташбакасы Коры җир ташбакасы яңа урынга тиз җайлаша. Ул яшәгән өйдә 20-30 ºС җылы булырга тиеш.
-
«Балачак бәйрәме»нә чакырабыз 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көнендә «Туган авылым» комплексында «Балачак бәйрәме» чарасы үтәчәк!
-
Түбән Камада «Дуслык күпере» 19 май – Татарстанда матбугат көне уңаеннан, Түбән Каманың 38 нче балалар китапханәсе «Дуслык күпере» дип исемләнгән бәйрәм оештырды. «Сабантуй» һәм «Салават күпере» балалар журналларыннан редакция хезмәткәрләре дә әлеге чарага чакырылган иде. Очрашу «Апуш» үзәк балалар китапханәсендә үткәрелде.