ЯҢАЛЫКЛАР
Нинди ата-ана булмаска?
1. Аны гел әрләп торыгыз. Бүтәннәр алдында булса, тагын да яхшырак. Моның никадәр күңелле һәм, иң мөһиме, нәтиҗәле булуын кечкенә чагыгыздан яхшы хәтерлисездер. Тәнкыйтьләү аркасында бала үзен гае...
1. Аны гел әрләп торыгыз. Бүтәннәр алдында булса, тагын да яхшырак. Моның никадәр күңелле һәм, иң мөһиме, нәтиҗәле булуын кечкенә чагыгыздан яхшы хәтерлисездер. Тәнкыйтьләү аркасында бала үзен гаепле хис итә башлый, шуңа тыңларга мәҗбүр була. Тыныч, бер тыны да чыкмый торган, үз-үзенә ышанмый торган кеше – балагызны киләчәктә әнә шундый итеп күрергә телисезме?
2. Җавап бирергә мөмкин булмаган сораулар бирегез. Баланың сезгә һәм сез әйткән сүзләргә бөтенләй игътибар итми башлавын телисездер бит? Алай икән, түбәндәге сорауларны истә калдырыгыз: “Кая керәсең син?!”, “Кемгә охшап шундый оятсыз (“акыллы”, ”кире”) булдың?”, “Бүлмәңне кайчан җыештырасың инде?”, “Күпме әйтеп була сиңа?!”, “Бөтенләй оятыңны югалттыңмы?”
3. Балагызга аның турында гел сөйләп торыгыз. Сездән башка аңа кем дөресен әйтер соң?! “Син ялкау”, “Синнән башка да башым авырта”, “Син генә җитми идең!”, “Монда синең бернәрсәң дә юк, менә үсеп җиткәч...”, “Син мине беркайчан да ишетмисең”, “Мондый начар малай белән беркем дә уйнамаячак”, “Син малай бит, елама”, “Син кыз бит, пөхтә бул”, “Яхшы укымасаң, урам себерүче буласың”. Мондый сүзләрнең балачакта сезгә “бик ошавын” исегезгә төшерегез.
4. Балагызны тыңламагыз. Ул мәктәптән кайтып, укытучысыннан йә классташларыннан зарлана икән: “Минем болай да эшем күп, синең капризларыңны тыңлый алмыйм”, – диегез.
5. Хисләрен тышка чыгарырга рөхсәт бирмәгез. Хисләр кешегә тормышта булыша – менә тагын, кем әйткән моны?! Кызлар ачуланырга тиеш түгел, малайлар еламый – әлеге “хакыйкать”не балачагыгызда сезгә күпме кабатладылар?
6. Балага биргән сүзегездә тормагыз. Сез бит балагызны үз сүзендә тора торган, җаваплы кеше итеп үстерергә телисез.
7. Аны башка балалар белән гел чагыштырып торыгыз. Тирә-юньдә башкаларның аннан яхшырак, акыллырак, ә үзенең булдыксыз икәнен балачактан ук белеп, акылына сеңдереп үссен.
8. Һәм иң әһәмиятлесе! Балага беркайчанда аны яратуыгыз турында әйтмәгез. Монысы – артык, ул аны үзе белергә тиеш

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев