Оча торган автомобильдә йөриячәкбез!


Словакиянең Aeromobil компаниясе 2017 елда оча торган автомобильләр җитештерә башлаячак.


Озынлыгы 6 метлы автомобильләр җирдә сәгатенә 160 чакрым тизлек белән җилдерә алса, күктә тизлеге 200 чакрымга җитәчәк икән. Дөрес, әлегә кайбер проблемаларны чишәргә кирәк. Шуларның берсе – очып китү өчен автомобильгә 200 метр озынлыктагы полоса кирәк. Шуңа да ул урам уртасында күтәрелеп китә алмаячак. Димәк, махсус аэродром, яисә вертикаль старт алу технологиясен эшкә җигәргә кирәк була дигән сүз.
Икенче проблема – техниканың бәясе. Ул йөзләгән мең евро торачак, диелә. Димәк, сатып алучылары да күп булмаячак.

Чыганак: http://idel-tat.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • Мөгаллимнәр белән күрештек Яшел Үзән шәһәренең 5 нче гимназиясендә милли мәсьәләләр буенча директор урынбасарлары,  татар теле һәм әдәбияты укытучылары, методик берләшмә җитәкчеләре катнашында узган методик семинарда «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина катнашты.
    57
    0
    0
  • Чаллыда кунакта Чаллы шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназиясенең уңышларын күзәтеп, андагы сәләтле укучылар белән танышырга күптән хыялланып йөри идек. Менә җай чыкты.
    320
    0
    1