Очрашу
«Сабантуй» журналы Чаллының 41 нче мәктәбендә бик тә күңелле чарада катнашып кайтты.
«Көмеш кыңгырау» газетасы, «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары хезмәткәрләре чакырулы иде.
41 нче мәктәпкә зур рәхмәт! Биредә «Сабантуй» журналын һәрдаим укып баручы укучылар җыелган! Мәктәп ишекләреннән үтүгә үк, ниндидер бер икенче галәмгә эләккән күк буласың. Очрашу актлар залында укучылар куелышындагы спектакль белән башланды.
Әйе, мәктәп сәләтле укучыларга бай. Алар артист та, җырчы да, биюче дә була беләләр. Бу талантларны без күмәк уеннарда ачыкладык. Әле ул гына да түгел! «Сабантуй» журналы 6-7 сыйныф укучыларына яшь хәбәрче булып карау мөмкинлеген бирде. Журнал ясау буенча остаханәдә катнашып, иҗат җимешләрен ике команда укучылары сәхнәдә тәкъдим итте. Җиңүчеләрне ачыклап, дипломнар тапшырылды. Киләсе очрашуларга кадәр, 41 нче мәктәп!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев