Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Осиново гимназиясендә очрашу

Яшел Үзән районының С.К.Гыйматдинов исемендәге Осиново гимназиясендә “Матбугат һәм без” дип исемләнгән чара узды.

“Сабантуй” журналы баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина, Халыкара Туган тел көне уңаеннан, Яшел Үзән районының С.К.Гыйматдинов исемендәге Осиново гимназиясендә узган  “Матбугат һәм без” дип исемләнгән чарада катнашты. 

“Безнең гимназия озак еллар “Сабантуй” журналы белән тыгыз элемтәдә. Укучыларыбыз журналны бик яратып укый, үзләренең дә иҗатлары әлеге басмада даими басылып тора. Укучыларыбызны журналны нәшер итүчеләр белән якыннан таныштырасыбыз килде”, – ди гимназия директоры Гөлинә Саттарова.

Чыннан да, Осиново гимназиясендә безнең тугры укучыларыбыз белем ала. 100 гә якын укучы «Сабантуй»га альтернатив ысул белән язылды.

Зилә Фәйзуллина укучыларны журналның яңа сәхифәләре белән таныштырды, мультимедиа басманың мөмкинлекләре турында тәфсилләп сөйләде, сораулар биреп, укучыларны бүләкләр белән шатландырды. Гимназия укучылары да баш мөхәрриргә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. “Яңа сәхифәләр ничек барлыкка килә?”, “Әкияләрне ничек уйлап табасыз?” дип сораштылар. Җырлап-биеп, шигырь сөйләп, гимназиядәге “Сәләт”кә йөрүче балалар үз талантларын да күрсәттеләр.

 

 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев