Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Озак яшәү серен ачабыз!

"Дөрес чәйнәсәң, озак яшәрсең" дигәннең дөрес булуын исбатлыйбыз.1. Ашкайнату процессы авызда башлана. Анда углеводлар селәгәйдәге ферментларны тарката. Ләкин моның өчен селтеле тирәлек кирәк. Әгәр ри...

"Дөрес чәйнәсәң, озак яшәрсең" дигәннең дөрес булуын исбатлыйбыз.
1. Ашкайнату процессы авызда башлана. Анда углеводлар селәгәйдәге ферментларны тарката. Ләкин моның өчен селтеле тирәлек кирәк. Әгәр ризык тиз арада ашказанына китсә, эшкәртелмәгән углеводлар, эчәклеккә эләгеп, әчү хасил итә. Бу газ җыелып, эч кабаруга китерә. Эч авыртырга тотына.
2. Ризыкны яхшылап чәйнәү йөрәккә көч килүне киметә. Эре кисәкле азык, ашказанының формасын үзгәртеп, йөрәкне кысарга мөмкин. Эре кисәкне йотканда, йөрәк тибеше 7-10 тапкырга арта. Ризыкны озак итеп чәйнәп, сирәгрәк йотсаң, йөрәк ритмы үзгәрми. Бу тихакардия барлыкка килүдән саклый.
3. Япон галимнәре әйтүенчә, әкрен чәйнәү кешегә гәүдә авырлыгы арту белән яный.
4. Тизрәк эшкәртелсен өчен ризык яхшылап вакланган булырга тиеш. Эре кисәкләр ашказаны-эчәк трактының эшчәнлеген боза, әчү, дисбактериоз барлыкка китерә. Моннан тыш, чәйнәгәндә селәгәйдә азыкка ашказанына барып җитәргә ярдәм итүче матдә барлыкка килә. Аның өчен азыкны,ким дигәндә, 20 мәртәбә чәйнәргә кирәк.
5. Азык авызда озаграк торган саен, агулану куркынычы кими. Селәгәйдәге лизоцим дигән матдә ризыкның зарарлы кисәкчекләрен үтерә.
6. Табиблар фикеренчә, озак чәйнәү гингивит, пародонтоз кебек урт авыруларын кисәтә. Тешләр сәламәт булсын өчен ике як белән дә тигез чәйнәргә кирәк.
 
childs-nursery-a319

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев