Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Песи-пескәем...

😼

Паспорт

Кушаматы: Шумка

Фәнни атамасы: йорт песие

Классы: имезүчеләр

 

Песи – бик акыллы җанвар, хуҗасының карашыннан ук аның ни әйтергә теләвен аңлый ала. Шуңа да песи белән ешрак «сөйләшергә», уйнарга, аны сыйпарга, вакытында ашатырга кирәк.  

 

Кечкенә песи баласын әз-әзләп көнгә биш тапкыр ашаталар. Яше тулгач, көнгә ике тапкыр – иртән һәм кич ашату да җитә. 

 

Әлеге җанварның ризык савытында чиста су һәрвакыт булырга тиеш. 

 

Бу җан иясе йокларга ярата. Моның өчен песинең аерым йомшак урыны булса, ул хуҗасына рәхмәт кенә әйтер.

 

Ике атнага бер тапкыр махсус тарак белән песинең йонын тарарга, колак-борыннарын чистартырга, тырнакларын кисеп торырга киңәш ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев