#ПодпискаБүләкИт акциясе башланды

Бүген «Татмедиа» АҖ-дә кабаттан #ПодпискаБүләкИт (#ПодариПодписку) акциясенә старт бирде. Бу юлы ул хәйрия акциясе рәвешендә уза, ягъни танылган шәхесләр, депутатлар үрнәгендә теләге булган һәркем якыннарына, мохтаҗларга, балалар, картлар йортларына газета-журналга язылу бүләк итә ала.
Шулай итеп, акциянең беренче көнендә «Татспиртпром» АҖнең генераль директоры Ирек Җәүдәт улы Миннәхмәтов үз оешмаларының шефлыкка алынган балалар йортларына нигездә «Сабантуй», «Ялкын», «Салават күпере» журналларын, шулай ук «Көмеш кыңгырау», «Идел», «Казанские ведомости», «Сабантуй», «Казан» басмаларын яздырды.«Балалар газета-журналлар укып үссеннәр иде. Үз балаларыма да өйдә әдәби китаплар укырга тырышабыз. Бу аларны гаджетлардан аерып торырга ярдәм итә», – ди ул.

«Татмедиа» АҖ генераль директоры Андрей Кузьмин да әти-әнисенә «Казан», һәм сугыш ветераны Дина Петровна Кочемасовага «Татарстан», «Идел» журналларына язылу бүләк итте.

 
Алсу НИЗАМИЕВА

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • Мөгаллимнәр белән күрештек Яшел Үзән шәһәренең 5 нче гимназиясендә милли мәсьәләләр буенча директор урынбасарлары,  татар теле һәм әдәбияты укытучылары, методик берләшмә җитәкчеләре катнашында узган методик семинарда «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина катнашты.
    125
    0
    0
  • Чаллыда кунакта Чаллы шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназиясенең уңышларын күзәтеп, андагы сәләтле укучылар белән танышырга күптән хыялланып йөри идек. Менә җай чыкты.
    365
    0
    1