ЯҢАЛЫКЛАР
        
  
                    
                
                Президент Республика чыршы бәйрәмендә катнашкан балаларга ни әйткән?
– Кадерле балалар! Ел ахырында бездә республика район һәм шәһәрләреннән иң-иңнәрне бергә җыю гадәте бар. Сезне Яңа ел белән тәбрик итәм. Бүген республика күп кенә юнәлешләр буенча лидер урыннарны алып...
            – Кадерле балалар! Ел ахырында бездә республика район һәм шәһәрләреннән иң-иңнәрне бергә җыю гадәте бар. Сезне Яңа ел белән тәбрик итәм. Бүген республика күп кенә юнәлешләр буенча лидер урыннарны алып тора. Ләкин иң мөһиме: без балаларның уңышлары белән горурланабыз. Бүген без илебездә олимпиадада призлы урыннар алучы балалар саны буенча лаеклы өченче урында. Сез үзегезнең иптәшләрегезгә үрнәк булып торасыз. Рәхмәт сезгә! – дигән Рөстәм Миңнеханов кичәге Республиканың төп Чыршысы бәйрәмендә.  
        
        
        
        
        
        
        
         
        Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
 
                                                                                    
                        
                     
                                                 
                                                 
                                                
Нет комментариев