Һәр бишенче бала – фәкыйрь

Ике ел элек Россиядә яшәүче балаларның 23 проценты кереме яшәү минимумыннан түбәнрәк булган гаиләләрдә тәрбияләнгән. Росстат мәгълүматлары шуны күрсәтә. Фәкыйрьлеккә багышланган тикшеренүне Росстат ел саен үткәрә, ләкин нәтиҗәләрен ике елдан соң гына игълан итә. Ягъни бүген фәкыйрь гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларның күпме булуын без ике елдан соң гына беләчәкбез.
Ә менә 2018 елда фәкыйрь балалар күбесенчә күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнгән (49,4 процент). Икенче урында – авыл балалары. Аларның якынча 40 процентын фәкыйрь дияргә була икән.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Күзгә яшьләр килде... Зур шатлыгым бар! Без, "Мирас" үрнәк балалар бию ансамбле, Санкт-Петербургта узган «Азимут» халыкара бәйгесендә җиңү яуладык!
-
Рәхмәт чәе – тәмле чәй! Рәхмәт чәе нинди була дисезме? Безгә кунакка килегез. Андый чәй сезгә дә, һичшиксез, ошар.
-
Кем нәрсә ярата? Кызлар иҗади һөнәрләрне үз итә, ә малайларга IT һәм спорт якын. Күптән түгел мәктәп укучылары арасында «Профилум» оешмасы уздырган сораштыру шуны күрсәткән.