Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Рамазан ае уй-фикер сөрешен үзгәртергә сәләтле

Илназ Мөхәрләмов фотосыЯшь кенә, өйләнмәгән бер егет гомере буе хәерчелектән интегеп яшәгән. Гаиләсен авыр хәлдән коткармак булып көне-төне эшләсә дә, зур уңышларга ирешә алмаган.Еш кына дуслары арас...

Илназ Мөхәрләмов фотосы
Яшь кенә, өйләнмәгән бер егет гомере буе хәерчелектән интегеп яшәгән. Гаиләсен авыр хәлдән коткармак булып көне-төне эшләсә дә, зур уңышларга ирешә алмаган.
Еш кына дуслары арасында баеп китәсе иде дигән уй-хыяллары белән бүлешә башлаган.
— Эх, безнең байныкы кебек мөлкәтем булса иде! Яки аныкы шикелле чибәр хатыным! Байның кызына өйләнсәң дә әйбәт булыр иде.
Дуслары исә аның бу теләкләренә көлеп кенә караган. Шунда берсе: “Урла да кайт!” – дип киңәш биргән.
Тора-бара әлеге уй егетнең күңеленә тынгы бирми башлаган.
Көннәрдән беркөнне ул, караңгы төшкәч, бай йортын талау максаты белән аның өенә юл тота. Шыпырт кына кереп бер почмакка поса да, байның хатыны белән сөйләшеп утыруын ишетә.
— Кызыбыз да буйга җитте, әнисе, кияүгә бирер вакыт.
— Безгә бай кеше кирәкми инде, әтисе, үзебезнең милкебез дә җитәрлек. Гадел, тырыш һәм Аллаһка ышанучы булса шул җиткән.
— Дөрес сөйлисең! Бердәнбер кызыбызны Рамазан аенда мәчеткә йөреп, ураза тоткан егеткә бирәчәкбез. Мондый кияүгә бар байлыгыбызны калдыру да жәл булмас, – дип, бай хәл итә.
— Картлык көнебездә балабыз бәхете мөһимрәк булыр, акчасы кирәкмәс, – дип хатыны да ирен хуплый.
Егет шушы сөйләшүне ишетеп берни алмыйча өенә кайтып китә.
Рамазан ае җиткәч бер көн калдырмый мәчеткә йөри, ураза тота башлый. Егетебез күзгә күренеп үзгәрә: дуслары белән тузга-язмаган сүзләр сөйләми, гаиләсен аеруча да хөрмәтли, бар күңелен хезмәткә бирә.
Бай әлеге егетне күреп алып аңа ниятен җиткерә:
— Бик тәүфыйклы егеткә охшап торасың. Кызыма лаеклы ир, байлыгыма — хуҗа бул, – ди.
— Сезнең тәкъдимегез кызыктыргыч булса да, мин хәзер Аллаһ ризалыгыннан башка байлык эзләмим, – дип егет җавап кайтара.
P.S.: Күреп торасыз, Рамазан ае керле күңелләргә дә изгелек өстәргә сәләтле. Күңелләребезне пакъландырып, изге Рамазан айларын каршылыйк!
Илүзә БИКЧӘНТӘЕВА әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев