ЯҢАЛЫКЛАР
![%d1%80%d0%b5%d0%b7%d0%b8%d0%bd](http://sabantuytatar.ru/wp-content/uploads/2016/09/резин.jpg)
Хәзер сатуда резин итекләрнең ниндиләре генә юк? Төрле төстәгесе, төрле формадагысы, төрле материалдан эшләнгәннәре...
Шулар арасыннан үзеңә ошаганын һәм уңайлысын гына сайлап аласы.
Резин итек сайлаучыга киңәшләр:
Фото shoptema.ru сайтыннан
Резин итек сайлыйбыз
Хәзер сатуда резин итекләрнең ниндиләре генә юк? Төрле төстәгесе, төрле формадагысы, төрле материалдан эшләнгәннәре...Шулар арасыннан үзеңә ошаганын һәм уңайлысын гына сайлап аласы.Резин итек сайлаучы...
![%d1%80%d0%b5%d0%b7%d0%b8%d0%bd](http://sabantuytatar.ru/wp-content/uploads/2016/09/резин.jpg)
Хәзер сатуда резин итекләрнең ниндиләре генә юк? Төрле төстәгесе, төрле формадагысы, төрле материалдан эшләнгәннәре...
Шулар арасыннан үзеңә ошаганын һәм уңайлысын гына сайлап аласы.
Резин итек сайлаучыга киңәшләр:
- Итекнең табанына игътибар итегез. Ул боз өстеннән таймаса яхшырак. Шулай ук табаны бөгелә торган булса, умыртка баганасына зыян килмәс.
- Итекнең үзен җентекләп карап чыгарга онытмагыз. Сыдырылган, кабарып торган урыннары булмаска тиеш. Алайса ул бик тиз тишелеп чыгачак.
- Резин итек үзенең формасын яхшы саклый, ягъни ул киңәйми. Аякларыгыз гел җылыда йөрсен өчен калын оекбаш киеп алыгыз.
- Кайбер резин итекләр йон, киез оеклар белән бергә сатыла. Аларны алып киптерергә дә мөмкин.
Фото shoptema.ru сайтыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев