Рифат Зарипов: “Улыбыздан бер сүз алып булмый, яшерен шундый”

Җырчы Рифат Зарипов:
– Улыбыз Исламга 1 яшьтә 9 ай булды. Әле яңарак кына икенче тапкыр чәчен кистердек. Яшәреп китте (елмая). Бик шук, ут ул безнең. Биергә бик ярата. Өйдә һәрвакыт “ТМТВ” белән “Мәйдан” каналы эшләп тора. Шуларны кабызырга куша. Артистларга кушылып җырлый.

- Тик үзеннән бер сүз алып булмый, яшерен шундый. Әллә теле ачылмаганга сөйләми инде. Мин гастрольләргә чыгып киткәндә, “покап” дип озатып кала, кайтсам кунычы эченә сыймый. Өйдә бала булу, рәхәт инде. Гел аның белән буласы килә. Шуклыклары да булмый калмый. Кечерәк чагында иске телефонымны чүп чиләгенә аткан булган. Урамдагы чүплеккә чыгып, эзләп тормадык инде. Дога кылдык та, бетте шуның белән. Әйбәт булды әле ул: симка да, телефон да яңарды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • Мөгаллимнәр белән күрештек Яшел Үзән шәһәренең 5 нче гимназиясендә милли мәсьәләләр буенча директор урынбасарлары,  татар теле һәм әдәбияты укытучылары, методик берләшмә җитәкчеләре катнашында узган методик семинарда «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина катнашты.
    122
    0
    0
  • Чаллыда кунакта Чаллы шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназиясенең уңышларын күзәтеп, андагы сәләтле укучылар белән танышырга күптән хыялланып йөри идек. Менә җай чыкты.
    363
    0
    1