Ризат Рамазанов: “Зинира да, мин дә андый түгел, кызыбызның холкы кемгә охшагандыр?!” 

Популяр җырчылар Зинира һәм Ризат Рамазановларның кызлары Айгизәгә 3 яшь тә 8 ай. Әти-әнисе икесе дә сәхнә кешесе булган бала җыр-моңга тартылмаса сәер булыр иде. Айгизә бүген үк кызык яклары белән шаккатыра. 


– Балалар бакчасыннан кайту белән курчакларына концерт күрсәтә башлый. Микрофонны алып җырлый, биеп тә ала. – ди Ризат. – Җиде-сигез курчагы бар. Концерты тәмамлангач, гөлдәге чәчәкләрне өзеп ала да: “Менә миңа букет бирделәр”, – дип үз-үзен куандырып йөри. Карап торсаң, әкәмәт инде. Иннек, хушбуй, сумкалар алдырды. Балалар бакчасына бик яратып йөри. Иртән һичшиксез үзен матурлый, карый. Ике колак артына, кулның беләзек өлешенә хушбуен сиптереп ала. Чәчләрен ясата. Атна саен балалар йөзеге алабыз. Үзенә күрә түгел, кирелеге дә бар. Мәсәлән, туганнардан калган, үзенә ошамаган киемнәрне кими. Зинира да, мин дә андый түгел, кемгә охшагандыр?! Әнисенә өй эшләрендә булышырга ярата. Өй юганда торбаларны сөрткән булып йөри. Кызык чагы.





Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • Күзгә яшьләр килде... Зур шатлыгым бар! Без, "Мирас" үрнәк балалар бию ансамбле, Санкт-Петербургта узган «Азимут» халыкара бәйгесендә җиңү яуладык!
    222
    0
    1
  • Рәхмәт чәе – тәмле чәй! Рәхмәт чәе нинди була дисезме? Безгә кунакка килегез. Андый чәй сезгә дә, һичшиксез, ошар. 
    390
    0
    3