Роберт Миңнуллин: "Дәүләт балаларыбызны татарча укытырга теләми икән, ул чагында сезне татарчага минем оныгым өйрәтәчәк!" /ВИДЕО/

Шагыйрь Роберт Миңнуллин инстаграмның актив кулланучысы, блогер дисәк тә була. Ярты ел эчендә 5 мең язылучы җыйды. Биредә ул укучылар белән үзенең уй-фикерләре, иҗат җимешләре, истәлекләре белән уртаклаша.

8 яшьлек оныгы Сафия Сабирова (кызының кызы) турында да еш яза. Мәктәпләрдә татар телен укыту буенча каршылыклар башлангач, Роберт ага Сафия белән видеолар урнаштырырга кереште. Шагыйрь оныгы инстаграмчыларга татар теле дәресләрен өйрәтә. "Әгәр дә дәүләт балаларыбызны татарча укытырга теләми икән, ул чагында сезне татарчага минем оныгым өйрәтәчәк инде", - ди Роберт ага.





Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • Коры җир ташбакасы Коры җир ташбакасы яңа урынга тиз җайлаша. Ул яшәгән өйдә 20-30 ºС җылы булырга тиеш.
    402
    0
    1