Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

«Роберт Миңнуллин Сабан туе» гөрләп үтте

«Роберт Миңнуллин Сабан туе» гөрләп үтте.

Сабантуй – иң әйбәт бәйрәм,

«Сабантуй» – иң шәп журнал!

Дөньяда андый бәйрәмнәр,

Андый журналлар әз бит!

«Татмедиа» бинасы янындагы скверда Татарстанның халык шагыйре, журналист Роберт Миңнуллинның 75 еллыгына багышланган «Роберт Миңнуллин Сабан туе» дип исемләнгән иҗади бәйрәм үтте. Бәйрәмгә Роберт абыйның гаиләсе, оныклары, дуслары, аның иҗатын сөючеләр җыелды.

Август ае татар милләтенә танылган татар шагыйре Роберт Миңнуллинны бүләк иткән ай. 1 августта аның тууына 75 ел булды.

 Роберт Миңнуллин элеккеге «Яшь ленинчы» һәм «Сабантуй» газетасы (хәзер «Сабантуй» журналы) өчен зур хезмәт куйган, тарихында якты эз калдырган күпкырлы шәхес. Ул 1973 елда университетны тәмамлап, «Яшь ленинчы» газетасында эшли башлый. Балалар өчен беренче шигырьләрен иҗат итә. 1986 елдан 1995 елга кадәр «Яшь ленинчы» газетасында баш мөхәррир вазыйфасын башкара. 1990 елда газетага «Сабантуй» исемен дә Роберт абый бирә. Бер гасырга якын бай тарихы булган «Сабантуй» журналы, ул чакта газета, Роберт абый Миңнуллин эшләгән еллар басманың чәчәк аткан чоры дисәң дә була. 

«Сабантуй – балачак иленең рушан көзгесе ул. Ә сез – «Сабантуй»ның иң якын дуслары. Сабантуй – татар балалар әдәбиятының үзенә күрә бер хрестоматиясе дә ул...» – дип мөрәҗәгать итә укучыларга Роберт абый. Ул елларда, иҗатка, әдәбиятка тартылучы балалар арта,  редакция белән укучылар арасында ныклы күпер салына, газетада яңа сәхифәләр барлыкка килә. Милләтебезнең дистәләгән буын балалары Роберт абый Миңнуллин шигырьләрендә тәрбияләнә, аңа ошарга тырышып каләм чарлый, иҗат итә.

Бүгенге көндә дә үсеп килүче буын аның мирасын – шигырьләрен яратып укый. Шул уңайдан «Сабантуй» журналының Вконтакте социаль челтәрендә #Миңнуллинукыйм дип исемләнгән флэшмоб үткәрелде. Чарада 170 тән артык укучы катнашып, Роберт Миңнуллинның шигырьләрен укыды. Шигырьләрне аеруча осталык белән башкарган 12 бала «Роберт Миңнуллин Сабан туе» чарасында катнашып, шигырьләрне сәнгатьле итеп укыды. Шулай ук, бу көнне иҗат сөючеләр «Сабантуй» журналының махсус − Роберт Миңнуллинга багышланган август саны белән танышты. Әлеге санда шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты, гаилә альбомнардагы фотолар урын алды, әдипнең иҗатына бәйле уеннар белән баетылды.

«Роберт абый – татар әдәбиятына, татар журналистикасына зур өлеш керткән бөек шәхес. Роберт Миңнуллинның исеме кергән Сабан туен без беренче тапкыр оештырабыз. Аның иҗатындагы барлык җәүһәрләр дә безгә таныш. Бу традициягә кереп китәр һәм киләсе елларда да үткәрелер», – дигән ышанычын белдерде «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Шамил Садыйков.

«Роберт абыегыз «Сабантуй» журналының алыштыргысыз редакторы, җитәкчесе булып эшләде. Ул гомеренең соңгы көненә кадәр балалар өчен иҗат итүеннән туктамады. Бүгенге татар теленә, татар әдәбиятына битарафлылык турында сүз йөртелсә дә, шушындый чараларның узып торуы, халыкның катнашуы моның кире дәлиле», – диде шагыйрьнең кызы Таңсылу Сабирова,  әтисенең «Сабантуй» журналы, балалар әдәбияты үсешенә керткән өлеше турында ассызыклап.

«90нчы елларда җәмгыятьтә үзгәрешләр башлангач «Яшь ленинчы» газетасының исемен алмаштыру турында Роберт абыйның уйланып йөрүләре, эзләнүләре, газетаны алдыручылар белән дә киңәшләшүләре әле дә күз алдында. Нәтиҗәдә «Яшь ленинчы» исеме «Сабантуй» исеменә алмаштырыла. Әлеге исем 30 елдан артык йөри, бүген «Сабантуй» газета түгел, ә журнал рәвешендә чыгарыла. Журналга киләчәктә дә уңышлар телибез!» – диде Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миңнуллин.

Җырчы Дилә Нигъмәтуллина, «Батыр егетләр» һәм  «СалаваТик»лар төркеме бәйрәмнең музыкаль бизәге булып, кунакларга күтәренке кәеф бүләк иттеләр. Артистлар Роберт Миңнуллин сүзләренә иҗат ителгән җырларны башкарды. Тамашачылар «Әни кирәк», «Яратыгыз!» кебек җырларга кушылып җырлады. Балалар өчен милли уеннар һәм лоторея да үткәрелде.  

 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев