Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Россия халыклары уеннары белән танышабызмы?

Россия халыклары уеннары белән танышабызмы?

24нче июль көнне  «Культура для школьников» проекты кысаларында «Мәдәни шимбә. Россия халыклары уеннары» акциясе башланып китә. Ул ел саен үткәрелә. Быел Россия халыклары традицияләрен популярлаштыру максатыннан,  акция традицион балалар уеннарына багышланган. Халык уеннары ярдәмендә балалар  буш вакытларын күңелле итеп кенә үткәрмиләр, ә җитезлек һәм батырлыкка да өйрәнәләр.

Акциядә катнашу өчен, 24нән 30 нчы июльгә кадәр укучылар, үз төбәкләренең традицион уеннарын күрсәтеп  видеоролик төшерергә тиеш. Аны  Вконтакте социаль челтәрендәге үз битеңдә урнаштырырга һәм #игрыкдш хештегын куярга кирәк.

«Барлык эшләрне Россиянең халык мәдәнияте өлкәсе эшлеклеләреннән торган эксперт комиссиясе бәяләячәк һәм «Культурадляшкольников.РФ» порталында урнаштырылачак иң яхшы 30 роликны сайлап алачак» – дип хәбәр ителә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы сайтында.  

Татар халкы милли уеннарга бай. Әйдәгез, үзебезнең милли уеннарыбыз белән таныштырыйк, акциягә кушылып, актив катнашыйк!  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев