Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Рөстәм Миңнеханов: «Сәләт – республикабызның үрнәк программасы!»

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов XIV Халыкара «Cәләт» яшьләр уку-укыту форумының икенче сменасында – Һөнәрләр Биләр Форумда кунакта булды.

Ул Һөнәрләр Биләр Форум катнашучылары белән аралашты, сменаның уку-укыту мәйданчыклары белән танышты һәм сәлкешләргә җылы теләкләрен җиткерде:

«Беренче тапкыр Биләргә кайчан килгәнемне хәтерләмим, әмма бу Изге җирләр һәрвакыт үзенә тартып тора. Бирегә нигез салучылар – уң юлдан баручылар. Бөтен дөньяда глобализация барган чорда телебезне, гореф-гадәтләребезне саклап калу – иң төп мәсьәләләрнең берсе. Нәкъ «Сәләт» оешмасы гаиләләр белән беррәттән балаларга дөрес тәрбия башлангычлары бирүдә, аларга якты киләчәкләрен билгеләүдә ярдәм итүче төп рольне башкара. Боларның барысы – бердәм команда эшчәнлеге нәтиҗәсе. Әйдаман, башҗитәкләрнең гадел хезмәте нигезендә сәлкешләргә дөрес тәрбия орлыклары салына. Балачак – иң рәхәт чак! Безнең вакытта бүгенге көнге мөмкинлекләр булмаса да, без бик бәхетле идек. Сез дә яшьлекнең, балачакның кадерен белегез! Сәләт – республикабыз өчен үрнәк программа!» – диде Рөстәм Нургали улы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев