Рәсем ясарга өйрәнәсең килсә, музейга кил!

ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда 5 сентябрьгә кадәр рәсем ясау буенча бушлай мастер-класслар үткәрелә. Музейның кечкенә кунакларын XX гасыр башында төзелгән генерал Сандецкий йорты заллары буенча сәнгать дөньясына мавыктыргыч сәяхәт көтә. Балалар картиналар белән танышып, үзләре дә рәссам ролендә булып, картина ясап карый алачак. Дәресләр көн саен сәгать 11:00, 13:00 һәм 15.00 үткәрелә.
Фото ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее сайтыннан алынды
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Коры җир ташбакасы Коры җир ташбакасы яңа урынга тиз җайлаша. Ул яшәгән өйдә 20-30 ºС җылы булырга тиеш.
-
«Балачак бәйрәме»нә чакырабыз 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көнендә «Туган авылым» комплексында «Балачак бәйрәме» чарасы үтәчәк!
-
Түбән Камада «Дуслык күпере» 19 май – Татарстанда матбугат көне уңаеннан, Түбән Каманың 38 нче балалар китапханәсе «Дуслык күпере» дип исемләнгән бәйрәм оештырды. «Сабантуй» һәм «Салават күпере» балалар журналларыннан редакция хезмәткәрләре дә әлеге чарага чакырылган иде. Очрашу «Апуш» үзәк балалар китапханәсендә үткәрелде.