Рәссам Гүзәл Гарипова Тукайның һәр адымын "күзәткән"

Казан кирмәнендәге "Манеж"да "Тукайга сәяхәт" күргәзмәсе бара. Ул шагыйрьнең тууына 130 ел тулуга багышлана.
Анда беренче тапкыр республиканың бөтен коллекция һәм фондларында сакланган, Тукайның мирасын сурәтләгән кулъязмалар һәм шагыйрь исән чатка бастырылган китаплар күрсәтелә. Күргәзмәдә шулай ук рәссам Гүзәл Гарипованың Тукай тормышының төрле мизгелләрен тасвирлаган график новелласы да урын ала. Андагы рәсемнәр географик принцип нигезендә ясалган. Азатлык автор рөхсәте белән новелланы укучыларга тәкъдим итә.

1
Күргәзмәнең һәр өлешендә билгеле бер җирне сурәтләүче рәсемнәр бар. Мәсәлән, балачак өлешендә Өчиле авылы.

2
Тукайның иң якты балачак хатирәләре. Әнисе муллага кияүгә чыккач бергә табын артында.

3
Балачакның аянычлы көннәре.

4
Тукай мәдрәсәдә укырга Җаекка килә.

5
Җаек көннәре. Тукай җыючы булып эшли.

6
Шагыйрь Казанга килә. Печән базары күренеше.

7
Казанда Галиәсгар Камал белән танышу.

8
Әл-Ислах редакциясе.

9
Тукай еш кына урамда балалар белән уйнарга яраткан.

10
Петербурга сәяхәт. Николай вокзалы күренеше.

11
Әстерханда Зәйни Солтан Тукайның килүенә багышлап спектакль оештыра. График новелланы тулысынча Манежда 22 гыйнварга кадәр карап була.
Чыганак: "Азатлык" сайтыннан
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Туган телем кадере «Балачак әдипләре» проекты кысаларында Йолдыз апа Шәрапова укучыларга бирем әзерләгән иде. Бик күп хатлар алдык. Кайбер эшләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.
-
Әнкәм теле – туган телем «Балачак әдипләре» проекты кысаларында Йолдыз апа Шәрапова укучыларга бирем әзерләгән иде. Бик күп хатлар алдык. Кайбер эшләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.
-
Чаллыда кунакта Чаллы шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназиясенең уңышларын күзәтеп, андагы сәләтле укучылар белән танышырга күптән хыялланып йөри идек. Менә җай чыкты.