Рөстәм Миңнеханов балалар бакчасында нишләп йөри? Фотолар карагыз:

Безнең Президентыбызның Instagram бите бер минутка да тынып торган юк. Шушы минутларда гына ул кечкенә балаларны төшергән фотосурәтләрен урнаштырды. Президент балалар бакчасында нишләп йөри соң? Бу сорауга җавапны «Сабантуй» сайты эзләде.
Бүген Татарстан Президенты Рәстәм Миңнеханов Алабуга районында урнашкан «Алабуга» махсус икътисади зонасына эш сәфәрендә. Монда ул Россия түрәләре белән бергә “Алабуга” эшчәнлеге белән танышты.
Президентның Инстаграм челтәрендәге фотодагы балалар Alabuga International School (AIS) дигән халыкара мәктәп укучылары икән ләбаса! Анда чит илдән килеп эшләүчеләрнең балалары белән бергә, Алабугада яшәүчеләрнең дә балалары укый.
Мәктәп укучылары кунакларны бу уку йортының үзенчәлекләре белән таныштырды. Бүген биредә 3–9 яшьлек балалар белем ала икән. Аларны алты яшь категориясенә бүлеп укыталар. Белем бирү – бары тик инглиз телендә генә.
Былтыр Alabuga International School (AIS) Халыкара мәктәпләр Советы әгъзасы исемен алган. Бу – Идел буе федераль округында шундый дәрәжәле исемгә лаек булган беренче мәктәп. Биредә мәктәп тормышы, укыту процессы халыкара стандартларга туры килә.
Халыкара мәктәпкә килгән дәрәҗәле кунакларга класслар, ашханә, китапханә, спорт блогын күрсәттеләр.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Туган телем кадере «Балачак әдипләре» проекты кысаларында Йолдыз апа Шәрапова укучыларга бирем әзерләгән иде. Бик күп хатлар алдык. Кайбер эшләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.
-
Әнкәм теле – туган телем «Балачак әдипләре» проекты кысаларында Йолдыз апа Шәрапова укучыларга бирем әзерләгән иде. Бик күп хатлар алдык. Кайбер эшләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.
-
Чаллыда кунакта Чаллы шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназиясенең уңышларын күзәтеп, андагы сәләтле укучылар белән танышырга күптән хыялланып йөри идек. Менә җай чыкты.