Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Корбан бәйрәме белән котлады

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Корбан бәйрәме уңаеннан республика мөселманнарына мөрәҗәгать итте.

«Кадерле Татарстан мөселманнары! Хөрмәтле ватандашлар!
Чын йөрәктән сезне изге Корбан бәйрәме уңаеннан тәбрик итәм.
Бөтен дөньяда миллионлаган мөэмин-мөселман бөек Аллаһка аны олылап гыйбадәт кылган бу көннәрдә дин тотучыларның тынычлыкка һәм бердәмлеккә омтылышын тагын да ачыграк тоябыз. Хаҗ кылучы булсын, Корбан гаетен гаиләсе, якыннары, туган-тумачасы белән бәйрәм итүче булсын – без һәммәбез Аллаһы Тәгалә ихлас догаларыбызны кабул итәр һәм иманыбызны тагын да ныгытып, балаларыбызга, оныкларыбызга тәкъвалык үрнәге булырдай изге эшләргә бәрәкәтле көч бирер дип өметләнәбез.
Мөселманнар, христианнар һәм башка традицион диннәрне тотучы кешеләр инанган мәңгелек рухи хәзинәләр яшәешнең нигезен тәшкил итә, безнең күңелләрдә гаиләләребез, республикабыз, илебез һәм бөтен дөнья цивилизациясенең якты киләчәге өчен җаваплылык хисе уята. Төрле милләт һәм төрле дин вәкилләренең уртак йортына әйләнгән Татарстанда Корбан гаете – аеруча зурлап уздырыла торган бәйрәмнәрнең берсе.
Болгар ислам академиясенең Ходайның рәхмәте иңгән шушы көннәрдә ачылуы барлык дәрәҗәдәге хакимият органнарының һәм киң җәмәгатьчелекнең, меценатларның, хәйриячеләрнең нәтиҗәле, килешеп эшләвенә бер мисал булып тора.
Барчабызга күңелләребезне һәрчак Аллаһка юнәлтеп, игелекле эшләребездән илаһи көч алып, рухи пакъләнеп яшәргә язсын!
Хөрмәтле татарстанлылар, һәммәгезгә хәерле гомерләр, рухи күтәренкелек, бәхет, сәламәтлек һәм иминлек телим!
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов».

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Телләр белгән – илләр гизгән «Балачак әдипләре» проекты кысаларында Йолдыз апа Шәрапова укучыларга бирем әзерләгән иде. Бик күп хатлар алдык. Кайбер эшләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.
-
Азнакайдан шигъри сәлам Исәнмесез, “Сабантуй” журналы хезмәткәрләре! Сезгә Азнакай шәһәре 9 нчы урта мәктәбенең “Яшь каләмчеләр” түгәрәгенә йөрүче укучылар иҗат иткән шигырьләрне тәкъдим итәбез. Шигырьләребез сезгә дә, журнал укучыларга да ошаса, бик шат булыр идек.
-
Мөгаллимнәр белән күрештек Яшел Үзән шәһәренең 5 нче гимназиясендә милли мәсьәләләр буенча директор урынбасарлары, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, методик берләшмә җитәкчеләре катнашында узган методик семинарда «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина катнашты.