Рөстәм Миңнеханов Ураза бәйрәме белән котлый

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов барлык мөселман кардәшләребезне Ураза бәйрәме белән котлый!

Сезне Рамазан ае тәмамлану һәм изге Ураза бәйрәме – Гайдел фитр уңаеннан ихлас йөрәктән тәбрик итәм.
Бу көннәрдә миллионлаган мөселман якты сөенеч һәм канәгатьлек хисләре кичерә, Аллаһы Тәгаләгә аның чиксез рәхмәт-мәрхәмәте өчен олылау сүзләре белән мөрәҗәгать итә. Коръән Кәрим кушканнарын төгәл үтәп, изге Рамазан ае дәвамында ураза тотып, мөэминнәр ихлас догалары белән җаннарына сафлык өстәде, өммәтнең әхлакый нигезләре тагын да ныгуга үз өлешен кертте.
Татарстанда Ураза гаетен бәйрәм итүдә ата-бабаларыбызның күпгасырлык дини, рухи традицияләре чагылыш таба. Алар дуслык һәм татулык идеяләренә, туган телгә, бай мәдәниятебезгә ихтирамлы карашларга нигезләнгән. Республикабызда мөселманнарның хәйриячелек һәм иганәчелек рәвешләре елдан-ел төрлеләнә баруы, аларның халыкның киңрәк катлавына игелекле эшләр кылуы гаять куанычлы күренеш. Бик күп урыннарда авыз ачу мәҗлесләре уздырыла. Республика ифтарына гына да ун меңгә якын кеше җыелды.
Бик күп милләт һәм төрле дин тотучылар вәкилләре дус-тату гомер кичергән Татарстанда Ураза гаете – аеруча зурлап уздырыла торган бәйрәмнәрнең берсе. Шунысы да мөһим: быел үзенчәлекле рухи традицияләребез белән Футбол буенча дөнья чемпионаты кунаклары да таныша алачак.
Дин тотучыларның бу көннәрдә камилләшүгә, шәфкатьлелек һәм миһербанлыкка омтылышы тагын да ныгый, алар бергәләп гыйбадәт кыла, мул табыннар тирәли җыелыша.
Олуг бу бәйрәм һәммәбезгә рухи яңарыш шатлыгы, хезмәт дәрте бирсен, бердәмлеккә рухландырсын! Сезгә бәхет, исәнлек-саулык, тынычлык һәм иминлек телим!
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов

Хөрмәтле татарстанлылар!
Кадерле ватандашлар!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Күзгә яшьләр килде... Зур шатлыгым бар! Без, "Мирас" үрнәк балалар бию ансамбле, Санкт-Петербургта узган «Азимут» халыкара бәйгесендә җиңү яуладык!
-
Рәхмәт чәе – тәмле чәй! Рәхмәт чәе нинди була дисезме? Безгә кунакка килегез. Андый чәй сезгә дә, һичшиксез, ошар.
-
Кем нәрсә ярата? Кызлар иҗади һөнәрләрне үз итә, ә малайларга IT һәм спорт якын. Күптән түгел мәктәп укучылары арасында «Профилум» оешмасы уздырган сораштыру шуны күрсәткән.