Рөстәм Миңнехановка - медаль!

Дмитрий Медведев Рөстәм Миңнехановны II дәрәҗә Столыпин медале белән бүләкләде.
Россия Премьер-министры Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановны II дәрәҗә Столыпин медале белән бүләкләү турындагы боерыкка кул куйган, дип яза “ТАСС” агентлыгы.
“Илнең социаль-икътисади үсеше өчен күрсәткән хезмәте һәм күпъеллык намуслы эше өчен Татарстан Республикасы Президенты Миңнеханов Рөстәм Нургали улын II дәрәҗә Столыпин медале белән бүләкләргә”, - диелә бу боерыкта.

Столыпин медален Россиянең үсешенә зур көч керткән, үз иленең һәм халкының тормышын сәламәтлек, мәдәният, төзелеш, авыл хуҗалыгы өлкәләрендә алга җибәргән дәүләт эшлеклеләренә бирәләр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов: