Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Рөстәм Нәбиев: “Аякларымны югалттым, әмма үземне югалтмадым...”

Чәчкә, Весна һәм гөлләр... Җырчы Чәчкәнең инстаграмында пәйда булган яңа фотоларының берсенә шундый рәсем асты язып калдырырга да мөмкин булыр иде. Күренеп тора – җырчы гаиләсе яз кәефе белән яши. “Яз...

Чәчкә, Весна һәм гөлләр... Җырчы Чәчкәнең инстаграмында пәйда булган яңа фотоларының берсенә шундый рәсем асты язып калдырырга да мөмкин булыр иде. Күренеп тора – җырчы гаиләсе яз кәефе белән яши. “Яз килде, ниhаять! Кызым белән яшеллеккә күмелеп утырабыз әле. Рәхәт! Тормыш иптәшемнең дәү әнисе шушы яшеллек, чәчкәләр эчендә яши. Без килеп ял итәбез. Молодец, дәү әни!” – дигән Чәчкә үзе.
Чәчкәнең кызы Весна быел августта 2 яшен тутырачак. Аның инстаграмда үз аккаунты да бар икән. Весна Ирековна, дип табып була үзен. Бүген Веснаның фото-видеоларын меңләгән кеше күзәтеп бара.



Әнисе эстрада йолдызы булса, Ландыш Нигъмәтҗанованың кызы Ләйлә инстаграм йолдызына әйләнде инде. Аның социаль челтәрдә урнаштырылган фото-видеоларын карасаң, кәефләр күтәрелә.
Ә күптән түгел Ләйлә әнисе белән кибеттә киенеп кайткан әле. Яз тәэсир иткән “кызларга”.
“Әйе, Ләйлүш белән киендек. Кыз кеше, кыз кеше инде, матур кием күрсә, күзләре янып тора”, – ди Ландыш үзе.
Җырчы киемнәрнең бәясенә игътибар итүен дә яшерми. “Кибеткә һәм бәяләренә гашыйк булдым. Өч балага да ала башласаң, ыштансыз калырсың”, – дип тә язып куйган.





“Менә бу җимеш кичә кичтән мең төрле план корды. Иртән торып бакчага алып барасы барлык тәм-томнарны барлады. Барлык күчтәнәчләрне карады. Бөтенебезгә дә эш кушты...” Танылган журналистлар Ләйсән һәм Илнар Хөснуллиннарның уллары Аяз туган көнен шулайрак каршы алган.
Әниләре әйтмешли, “шук, шаян, шул ук вакытта җитди, бик ярдәмчел” егеткә март аенда 4 яшь тулган. Сүз уңаеннан, улларын бакчага озату мәшәкате әнисе җилкәсенә төшкәндер, мөгаен – ул көнне әти кеше үзе эшләгән “Ватаным Татарстан” газетасының 100 еллыгын билгеләп үтү мәшәкате белән йөргәндер.


Март аенда төрек футболчысы Гекдениз Караденизның “Рубин” футбол клубы белән килешү төзүенә 10 ел булды. Шул вакыт эчендә үзебезнең кешегә әйләнеп өлгерде ул, үзе һәм хатыны Серраның инстаграм аккаунтына язылучыларның да күпчелеген Татарстан кешеләр тәшкил итә бугай. Аеруча балаларын күзәтәбез. Ә футболчы гаиләсендә алар өчәү – Демир, Наз һәм Топрак. Кече улы туп тибәргә яратса, Демир йөзүче булмагае әле. Бүген үк аның йөзү буенча уңышлары бар икән.
“Улыбызны йөзү ярышларында өч категория буенча җиңүе белән котлыйбыз”, – дип язып калдырган әнисе фото астына.





“Аякларымны югалттым, әмма үземне югалтмадым”... 2015 елның 12 июлендә Омск шәһәрендә казарма җимерелеп төшеп, гомерлеккә гарип калган Башкортстан егете Рөстәм Нәбиев инстаграмында шундый сүзләр язып куйган. Бүген ул Индира белән кызлары София өчен куанып яши һәм баласының фотосын урнаштырган саен тирән мәгънәгә ия фикер язып калдыра.
“Беркайчан да беренче балабызның малай булуын теләмәдем. Бәлки болай эшләү дөрес тә түгелдер, күпчелек ирләр уллары туу турында хыялланадыр. Әмма мин һәрвакыт беренчесе кыз булуын теләдем. Юк, әлбәттә, улыбыз туса да ким яратмас идем. Әмма чын ир-ат үстерәсе килү теләге баштан чыкмас һәм болай ук ягымлы була алмас идем. Һәр әтинең минеке кебек хисләр кичерүен телим. Бу – бәхет!” – дип язган Рөстәм кызы белән төшкән чираттагы фотосы астына.
Сәхифәне Фәрит Салихов әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев