Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

«Сабантуй» мәзәкләре

😀

  • Әти, син минем өчен математикадан өй эшен эшли аласыңмы?

  • Юк, улым, алай дөрес булмас.

  • Син тырышып булса да кара!

 

***

  • Әни, миңа 40 сум бир әле, теге мескен бабайга бирер идем.

  • Шәп булыр! Кайда соң ул бабай?

  • Әнә, туңдырма сатып утыра!

 

***

Фәнис мәктәптән кайтып керә дә:

  • Белмим дә инде, бу укытучыга ышаныргамы-юкмы?.. Кичә генә, ун –алты белән дүртнең суммасы, дигән иде, бүген җиде белән өчнеке ди!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев