Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

«Сабантуй» мәзәкләре

- Әни, син яланаяк йөрергә яратасыңмы? - Яратам. - Алайса, мин синең туфлиләреңне киям!

 

 

  • Әни, әйт әле, кешене ул эшләмәгән эш өчен ачуланырга ярыймы?

  • Юк, әлбәттә!

  • Мин өй эшләрен эшләмәдем...

***

  • Улым, бик җиңел киенгәнсең...

  • Киенүнең авырлыгы бармы инде аның?! Киендең – бетте китте!

 

1

Синең биш…

Рәхмәәәт, Әлфия Фәнисовна!

Синең биш икеле!

 

2

Карандаш сынды

Башкалар: «Эх, яңаны алырга туры киләчәк…»

Мин: «Шәп! Бер генә карандашым бар иде, хәзер икәү булды!»

 

3

Ни өчен соңга калдың?

Караклар тотты…

Йә, Аллам, нишләттеләр?

Өй эшләрен урладылар…




 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев