«Сабантуй мәзәкләре»
Контроль эш вакытында укытучы: – Камил, син Энҗенең дәфтәренә бишенче тапкыр карыйсың инде! Камил: – Энҗенең язуы шундый аңлаешсыз булганга мин гаеплеме?!
*********************************
Укытучы урамда Кәримне очраткач:
– Кәрим, син нигә дәрескә килмәдең? – ди.
– Тешем сызлады, апа.
– Алайса нигә урамда йөрисең соң?
– Иптәшләр мәктәптән кайтты бит инде. Теш сызлавым да бетте.
*******************************
Әтисе:
– Электрон көндәлегеңне күз яшьсез карап булмый. «Икелеләр» җәелеп ята. Моннан соң телефонны кулыңа да алмыйсың!
Малай:
– Әгәр әнигә өй эшләрен син эшләгәнне әйтсәм, ул синнән дә телефонны алачак.
***************************
– Булат, син такта янында авызыңа су капкандай басып торасың, ә урыныңа утыру белән сөйләшә башлыйсың.
– Такта янында кем белән сөйләшим соң?
****************************
– Нишләргә инде, яраткан этем югалды...
– Инстаграммга игълан бир.
– Бирүдән ни файда, ул бит интсаграммда теркәлмәгән.
****************************
Ата-аналар җыелышыннан кайткач, әтисе, көрсенеп кенә, улыннан:
– Сезнең сыйныфта иң ялкау кешене белмисеңме?! – дип сорый.
– Юк, әти, белмим, – ди улы.
– Ә бәлки әйтерсең, барлык укучылар мәсьәлә чишкәндә кем тик утыра?
– Ә-ә-ә, алдан ук шулай диләр аны! Ул – безнең укытучыбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев