«Сабантуй» журналына («Яшь ленинчы» газетасы) 100 яшь!
«Яшь ленинчы» газетасына 2024 елның 10 октябрендә 100 яшь тула.
100 яшь, 100 ел. Бер гасыр бит бу! Кимендә 4 буын бу газетаны укып, аңа язып, аның белән бергә үскән дигән сүз. «Яшь ленинчы» газетасы – Сабантуй журналының беренче гасыры. Һәр татар зыялысының бу басма турында үз фикере бар. Чөнки ул – аларның күпчелегенә иҗади этәргеч биргән, канатлар куйган газета. Нәкъ менә бу мәйданда алар беренче тапкыр каләм чарлаган, зур әдәбиятка тәүге адымнарын ясаган. «Яшь ленинчы»га катнашы булган һәркемнең күңелендә аңа карата җылы хисләр, якты хатирәләр, матур истәлекләр яшидер. Кичә без шул истәлекләрне яңартырга, хәтер сандыгын ачып, үткән көннәргә кире кайтырга дип, бәйрәм тантанасының икенче өлешенә «Тантана» ресторанына җыелдык.
Бирегә газета, аннары журналда күп еллар хезмәт куйган ветераннар чакырулы иде. Ветераннар белән күңелле аралашу, кабат хатирәләрне яңарту, бүгенге редакция коллективы белән танышу күркәм чәй табыны артында, бәйрәм концерты белән үрелеп узды.
Бүгенге көндә «Сабантуй» журналы үсеп килүче яшь буында ана телебезгә мәхәббәт тәрбияләү, татар телен саклау юнәлешендә файдалы, кирәкле эшчәнлек алып бара. Юбилейларың күп булсын, яраткан журналыбыз!
Нурислам Исмәгыйлев фотолары
Галерея
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Төнге яктырткыч
Июльдә көннәр әкренләп кыскара, төннәр озыная башлый. Ә якты җәйне бер дә җибәрәсе килми бит әле... Зилә мондый яктырткычны ничек ясарга өйрәтер!
5100 -
«Сабантуй» белән – МУЗЕЙГА! марафоны җиңүчеләрен бүләкләдек
Укучылар белән элемтәләрне ныгыту максатыннан «Сабантуй» журналы үзенең социаль челтәрләрендә төрледән-төрле марафоннар үткәрә. Үсеп килүче буын – балаларда үткәнебезгә, тарихка кызыксыну, музейларга йөрүне арттыру нисбәтеннән редакция Татарстан Республикасы Милли музее белән берлектә «Сабантуй» белән – МУЗЕЙГА!» дип исемләнгән марафон игълан иткән иде. 8 июль көнне марафон җиңүчеләре Татарстан Республикасы Милли музеена җыелды.
9800 -
Капкынга капма!
Әйдә, бүген юл капкыннары турында сөйләшик әле. Юлга кем капкын куйсын инде, дисеңме?!
8900
Нет комментариев