Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

«Сабантуй» журналында - Гаилә бәйрәме!

«Сабантуй» редакциясе мультимедиа журнал чыгарудан тыш бик күп бәйгеләр, марафоннар да оештыра. 13 февраль көнне Казан шәһәренең Иске Татар бистәсендә урнашкан Борынгы төрки чорны чагылдырган тирмәдә (юрта) редакция үзенең дусларын җыйды!

Сәбәбе дә бик матур: 2024 ел – Россиядә Гаилә елы уңаеннан, «Сабантуй» журналы редакциясе укучылары арасында «Гаилә гореф-гадәтләре» бәйгесенә һәм 2025 ел – Ватанны саклаучылар елы уңаеннан, «Миннән бүләк» марафонына нәтиҗәләр ясалды! Тантаналы рәвештә бүләкләү чарасы башланыр алдыннан без барыбыз да Борынгы төрки чорны чагылдырган тирмәдә экскурсия карадык. Тарих, музыка уен кораллары, аларны кайсы вакытта Борынгы төркиләр ничек һәм ни өчен тыңлаганнарын да белдек. Ә аннары көтелгән бүләкләүгә керештек.
«Сабантуй» журналының баш мөхәррире Руфия Мөхетдинова: «Гаилә гореф-гадәтләре» бәйгесенә укучылар үз гаиләләрендәге матур традицияләр турында инша яздылар. Гаилә мөнәсәбәтләрен ныгыту, милли гореф-гадәтләрне саклау максатыннан оештырылган бәйгегә 60 лап эш килде. Балалардан гаиләләрендә бергәләп уздырыла торган бәйрәмнәр хакында да, төрле дини чаралар оештыру турында да бик җылы язмалар алдык. Иң уңышлы эшләр ел дәвамында журнал битләрендә урын алды. Катнашучыларның географиясе киң – әлеге бәйгедә Татарстанның төрле районнарыннан да, Казан шәһәреннән дә укучыларыбыз теләп катнашты. Хәтта Төркиянең Истамбул шәһәреннән дә катнашучы укучыбыз бар!» - дип ассызыклады һәм  җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырды:

1. Зәринә Садыйкова (Казан шәһәренең 146 нчы «Ресурс» лицее укучысы);
2. Айшә Зарипова (Казан шәһәре Ф.Г.Аитова исемендәге 12 нче гимназия
укучысы);
3. Ясминә Кәлимуллина (Яр Чаллы шәһәренең М. Вахитов исемендәге 2 нче татар
гимназиясе укучысы);
4. Азалия Абзалина (Яшел Үзән шәһәренең 5 нче гимназиясе укучысы);
5. Руфинә Гарифуллина (Арча районы Түбән Аты мәктәбе укучысы);
6. Салават Хуҗин (Алабуга районы Морт мәктәбе укучысы);
7. Алсу Закирова (Төркия, Истанбул шәһәре). 

Очрашуның икенче бүлеген «Сабантуй» журналының smm-белгече Айсылу Сибгатуллина башлады: «Укучыларны «Сабантуй» журналы белән кызыксындыру максатыннан, социаль төркемнәребездә даими бәйге-акцияләр үткәрәбез, марафоннар оештырабыз. «Миннән бүләк» марафоны инде өченче ел рәттән уздырыла. Ул 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне алдыннан үткәрелә. Әлеге марафонда әти, бабай, абый, энекәшләре булган барлык гаиләләр дә катнаша ала. Марафон кысаларында катнашучы балалар, редакция тарафыннан бирелгән тематик биремнәрне үтәп, үзләренең «ВКонтакте» битендә башкарган эшләрен яктыртып барырга тиешләр. 2025 ел – Ватанны саклаучылар елы уңаеннан,«Миннән бүләк» марафоны биремнәре дә патриотик рухны үстерергә һәм гаилә мөнәсәбәтләрен ныгытуга юнәлтелде» - дип үзе янына марафонда катнашучылар арасыннан 5 номинация буенча 5 җиңүче билгеләп редакция тарафыннан әзерләнгән бүләкләр белән бүләкләде. Җиңүчеләр:
1. «Иң оста пешекче» – Альмир Хәйруллин(Казан шәһәренең А. Алиш исемендәге 20 гимназия укучысы)
2. «Иң шәфкатьле бала» – Назлыгөл Шәйдуллина (Актаныш районы
Аккүз мәктәбе укучысы)
3. «Иң җитез бала» – Галимҗанова Сәидә (Кукмара районы К.Ф. Шакиров исемендәге Зур Сәрдек гимназиясе,Чишмәбаш башлангыч мәктәбе укучысы)
4. «Иң хисле бала» – Камилә Кадыйрова (Арча районы Түбән Аты мәктәбе укучысы)
5. «Тарихчы бала» – Шафикова Динә (Казан шәһәренең 62 нче мәктәбе укучысы).

Әлеге күркәм чараны оештырырга һәм бизәргә ярдәм иткәне өчен Казан шәһәре Иске Татар бистәсендә урнашкан Борынгы төрки чорны чагылдырган тирмә(юрта) җитәкчелегенә һәм хезмәткәрләренә чиксез рәхмәтебезне белдерәбез! «Сабантуй» журналы ул иҗат һәм үзеңне күрсәтер өчен киң мәйдан! Шушы мәйданда бергәләшеп укып, барлык бәйгеләрдә дә катнашып җиңү яулаган укучыларыбыз, укытучыларыбыз белән без чиксез горурланабыз. Киләчәктә дә укучыларыбыз тагын да артып, очрашулар, бәйрәмнәрдә күрешеп «Сабантуй»ның данын еракларга җибәрергә язсын иде дигән теләктә калабыз!

Фото: «Татар - Информ» Владимир Васильев
Башка фотолар: www.tatar-inform.ru/photo/nagr...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев