Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

«Сабантуй» журналының август саны!

«Сабантуй» журналының август ае санында сезне «Россия бөркетләре» каршы ала.

Тышлыкта актив «бөркетләр» һәм журналда да алар белән таныштыру көтә. «Россия бөркетләре» – илебезнең актив гражданнарын тәрбияләү буенча киң күләмле бөтенроссия проекты, «Алдынгылар хәрәкәте» Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең беренче баскычы. 

Журналның махсус санындагы сәхифәләре дә «Россия бөркетләре» хәрәкәтенең юнәлешләренә багышланган. Лидер, эрудит, спортсмен, оста, игелек таратучы, эколог, тарихи хәтер. Киләчәк буынны ватанпәрвар итеп тәрбияләү эшендә әлеге хәрәкәтнең тәэсирен, балаларның үз фикерләрен дә журналны укып чыккач белә алырсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев