«Сабантуй» журналының яңа саны дөнья күрде!
Көзнең чалт уртасы – октябрь җитте дип моңсуланмыйк, дуслар! Көзге озын кичләрне «Сабантуй» журналының яңа санын укып, кызыклы һәм файдалы итеп үткәрербез!
Октябрь санында сезне берсеннән-берсе кызыклы язмалар, видеолар, уеннар һәм мавыктыргыч биремнәр көтә. Әйдәгез, журналның яңа санындагы сәхифәләр белән якыннанрак танышыйк!
Октябрь санының тышлыгында – Казан шәһәренең 16 нчы татар-инглиз гимназиясендә белем алучы сәләтле егет – Хәсән Гыйлманов. Хәсән кечкенәдән сәхнәдә чыгыш ясарга ярата, гимназиядәге «Нур» театр түгәрәгенә дә бик теләп йөри. «Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз», – диләр бит. Хәсәннең дә кызыксынулары шактый икән! Аның башка шөгыльләре белән фотокомикс аша таныша аласыз.
«Шумбрачи, дуслар!» – дип мордвача сәламләп, «Милли ашлар» сәхифәсендә прякинить әзерләргә өйрәнәбез. Элек мордва халкы аны зур бәйрәмнәрдә һәм кунаклар килгәндә генә пешергән. Аны әзерләүнең серләрен без дә өйрәнеп карыйк әле. Бәлки, сез дә бәйрәмдә гаиләгезне үз кулларыгыз белән әзерләнгән тәмле ризык белән сыйларсыз?
Сәяхәт итәргә яратучыларны «Сабантуйлы сәяхәт» сәхифәсе көтә. Бу юлы Әтнә районына «барабыз». Район тарихы, анда туган танылган шәхесләр һәм кызыклы урыннар белән 8–9 нчы битләрдә таныша аласыз.
Укулар башлану белән юлда йөрү кагыйдәләрен тагын бер кат искә төшерү һич тә артык түгел. «Хәерле юл» сәхифәсендә мәктәпкә барганда үтәлергә тиешле мөһим иминлек кагыйдәләрен искә төшерәбез.
Яман гадәтләр безне кечкенәдән үк сагалап тора. Аларга бирешмәс өчен нишләргә? Үзеңне начар гадәтләрдән ничек сакларга? «Әхлак дәресләре» сәхифәсендә шул сорауларга җавап табарсыз.
Октябрьдә көннәр кыскара, караңгы тиз төшә. Димәк, гаилә белән бергә җыелып, күңелле итеп вакыт үткәрү өчен менә дигән чак! «Сабантуй»дагы өстәл уеннарын уйнап карагыз, «Сканворд», «Санлы буягыч», «Күңелле тәнәфес» сәхифәләрендәге биремнәрне бергәләп чишегез.
Кул эшләре белән мавыгучыларга да кызыклы «Остаханә» сәхифәсене бар. Гап-гади төсле карандашлардан ваза ясарга өйрәнә алырсыз.
Ә татар әдәбиятын яратучы укучыларыбызны «Әдипләребез» сәхифәсенә чакырабыз. Бу санда танылган шагыйрь Равил абый Фәйзуллинның иҗаты белән якыннанрак танышырбыз, шигырьләрен укырбыз.
Журналны укып бераз арганнан соң, «Мәшһүр ватандашлар» сәхифәсендәге видеоны карап ял итеп алырга була. Бу юлы танылган рус математигы Николай Лобачевский турында бик күп кызыклы мәгълүмат тупладык.
Кыскасы, октябрь санының һәр битендә – яңа ачыш, кызыклы мәгълүмат һәм күңелле мизгелләр!
«Сабантуй»дан аерылмагыз, дуслар! 2027 елга да журналга язылырга онытмагыз!
Көзге кичләрегез «Сабантуй»лы булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев