«Сабантуй» журналының июль саны чыкты!
«Сабантуй» журналының июль саны әзер!
Җәйнең икенче аенда сезне Арчаның 5 нче гимназиясе баянчы һәм курайчылары сәламли. Иҗади егетләр турында фотокомикс күбрәк сөйләр.
«Милли ашлар»да бу юлы башкорт халкы ризыгы – «окрошка»ны хәтерләткән җиңелчә салат белән танышырсыз. Эссе җәйдә авыз итәргә менә дигән ул!
«Сабантуй»лы сәяхәттә республикабыз районнары белән таныштыруыбызны дәвам итәбез. Июльдә без Яшел Үзәнгә юл тоттык. Тулырак – 8-9 нче битләрдә!
Ялкаулар ял итүне генә карый. Тик кеше һәрчак хәрәкәттә булырга тиеш. Ялкаулыкны җиңүнең 5 кагыйдәсе белән чираттагы «Әхлак дәресләре» сәхифәсендә таныштырдык.
«Хәерле юл» сәхифәсе юл капкыннары турында сөйләр. Алар 3 төрле була. Алар турында 16-17 нче битләрдән белерсең.
Июльдә көннәр әкренләп кыскара, төннәр озыная башлый. Ә якты җәйне бер дә җибәрәсе килми бит! Әйдәгез, оста куллы Зилә Әхмәтшина белән төнге яктырткыч ясарга өйрәнәбез?!
Балалар шагыйрәсе Эльмира апа Шәрифуллина 22-23 нче битләрдә искиткеч матур шигырьләре белән бүлеште.
«Мәшһүр ватандашлар»да исә рус шагыйре, Россия империясенең дәүләт эшлеклесе Гавриил Державин турында кызыклы мәгълүмат тупладык. Шагыйрь үзе турында видеороликта да сөйли. Карамыйча калмагыз!
«Сабантуй» белән каникулларны кызыклы һәм рәхәт үткәрик!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев