Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

«Сабантуй» журналының май саны чыкты!

«Сабантуй» журналы ямьле май ае санын тәкъдим итә. Тизрәк аның эчтәлегенә сәяхәт кылыйк.

          Илебез тыныч, күгебез аяз булсын! Май тышлыгында укучыларыбызны Бөек Ватан сугышы ветераны Хәйретдин ага Сәләхов һәм аның оныгы Динара каршы ала. Апаста гомер итүче 101 яшьлек ветеранның сугышчан батырлыклары турында беренче битләрдән укып беләбез.

        Татар халкы чәйсез тора алмый. Бу хакта бөтенебез дә белә. Әмма бөтен кеше дә чәйнең ничек әзерләнгәнен, нинди үләннәр салынганын һәм аны ничек сакларга тиешлекне белеп бетерми. Үләнле чәй җитештерүнең барлык серләрен «Үзебезнеке» сәхифәсендә ачтык. Видеоформатта карасаң, тагын да кызыклы булыр!

Шулай ук май аенда «Сабантуй» турында сөйлим!» бәйгесен башлап җибәрдек. Бәйгенең шартлары  белән журнал битләрендә танышырга мөмкин.

Быелгы Җиңү көне аеруча әһәмиятле. Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан май саны битләрендә укучыларыбызның сугышта һәм тылда хезмәт иткән әби-бабайлары турында хатлары, шулай ук аларга багышлап язган шигырьләре урын алды. Моннан тыш, тарихи эзләрне барлап, герой-шәһәр Севастопольгә дә тукталдык.  

Мәктәп формасын киясе килмәсә, нишләргә? «Миңа ярдәм кирәк!» сәхифәсендә психолог Люция Ибәтуллина бу мәсьәләгә үз күзлегеннән карады.

Уку елының санаулы көннәре калып бара. Ел буена туплаган белемнәрне «Уен сәгате»ндә бирелгән тестта тикшереп карарга була.  

Бергәләп балалар язучысы Факил Сафинның иҗатына күз салырга тәкъдим итәбез. Аның бүгенге көн герое турындагы кечкенә хикәясе белән журналыбыз битләрендә танышырга мөмкин. Иҗади битләрне дәвам итеп, рәссам Харис Якупов тормыш юлына да сәяхәт кылырга чакырабыз.

Язның соңгы аен бергә күңелле һәм файдалы итеп уздырыйк. Җылы җәйгә бергә атлыйк!  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев