Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

«САБАНТУЙ»НЫ УКЫЙМ ФОТОБӘЙГЕСЕ

«Яшь ленинчы» газетасы, хәзерге «Сабантуй» журналы 100 еллыгын бәйрәм итә!

Бик күп буын әлеге газета-журналларны укып үсте. Синең әби-бабайларың, әти-әниләрең дә яхшы хәтерлидер. Ә бәлки әле элеккеге газета-журналлар сезнең дә өйдә сакланадыр? Юбилей уңаеннан, «Сабантуй»ны укыйм!» фотобәйгесен игълан итәбез!
    
Бәйге шартлары:
*«Яшь ленинчы»,«Сабантуй» газеталары, яки «Сабантуй» журналлары белән фотога төш.
*2024 елның икенче яртыеллыгы өчен «Сабантуй» журналына языл.
*Квитанция күчермәсе белән фотоңны 1 сентябрьгә кадәр «САБАНТУЙНЫ УКЫЙМ ФОТОБӘЙГЕ» тамгасы белән Sabantui@bk.ru адресына юлла.
* Барлык катнашучыларның да фотолары безнең вконтакте төркемебездә урнаштырылачак.
*Иң кызыклы, иң креатив фотолар «Сабантуй» журналы битләрендә урын алачак!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев