Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

"Сабантуй" призларына көрәш ярышында яңа чемпион көтелә /фоторепортаж/

Көрәш сезонының чираттагы ярышларын бу атнада Биектау җирлеге кабул итә. 2001-2002 елгы яшүсмерләр арасында «Сабантуй» журналы призларына Татарстан Республикасы беренчелегендә иң көчлеләр иртәгә ачыкл...

Көрәш сезонының чираттагы ярышларын бу атнада Биектау җирлеге кабул итә. 2001-2002 елгы яшүсмерләр арасында «Сабантуй» журналы призларына Татарстан Республикасы беренчелегендә иң көчлеләр иртәгә ачыкланачак. Ә бүген ярышларның ачылышы һәм беренче алышлар узды.


Ашаган белми – тураган белә, дигәндәй, республика күләмендә узган ярышларга ничек әзерләнеп-оешып килүләрен көрәшчеләр һәм тренерлар үзләре генә белә. Башта районда сайлап алу турнирын оту, аннары республика ярышына әзерләнү, хәзер исә җиңү теләге белән дәртләнеп көрәшү – бу хисләрне читтән карап торган тамашачы аңлап та бетермәскә мөмкин. Ә оттыргач мәйданнан күз яшьләренә тыгылып чыгып киткән яшь көрәшченең башында нинди уйлар микән?
Бу халәтне данлыклы батырлар аңлый булса кирәк. Ярышларның ачылыш тантанасында Биектау районы башлыгы, үзе дә көрәшче булган Рөстәм Кәлимуллин да нәкъ менә шул моментка аерым басым ясады.
– Барыгыз да җиңүче була алмассыз, шулай да әлеге ярышлардан сез алдагы турнирларда катнашырга максатлар куеп кайтырсыз дип ышанам, – дигән фатихасын бирде ул. Дөрестән дә, тормышта һәрвакыт "көрәшеп", җиңелү белән җиңүләрне чиратлаштырганда гына зур үрләргә ирешеп була.
Ә Татарстан беренчелегендә чемпион калган егетләрне тагын берничә атнадан чираттагы сынау көтә. Алар җыелма команда белән Стәрлетамак шәһәренә Россия беренчелегендә ярышырга барачаклар! «Анда да җиңү яуласагыз, спорт остасына кандидат булачаксыз», – дип тагын да үсендереп җибәрде Татарстан көрәш федерациясе башкарма директоры Равил Хәйруллин егетләрне. Мондый стимул булганда ничек ярышмыйсың ди инде?!
Сүз уңаеннан, яшь батырлар арасында көндәшлек шактый көчле. Алдан фаразлаганча, кайсы район командасы беренчелекне алачагы да ярышның финал өлешендә генә билгеле булачак. Соңгы елларда алдынгылыкны бирмәгән Мамадыш командасының күпчелек көрәшчеләре инде беренче әйләнештә үк җиңелү ачысын татыды. Димәк, Биектауда быел чемпион булып башка команданы көтәбез.
БЕЛЕШМӘ:
- 39 командадан 303 көрәшче катнаша;
- 9 авырлык үлчәве: 45 кг, 50 кг, 55 кг, 60 кг, 65 кг, 70 кг, 75 кг, 80 кг, 80 кг нан авыррак;
- Олимпия системасы буенча (бер җиңелү).

[gallery columns="1" gss="1" ids="6149,6150,6151,6152,6153,6154,6155,6156,6157,6158,6159,6160,6161,6162,6163,6164,6165,6166,6167,6168,6169,6170,6171,6172,6173,6174,6175,6176,6178,6179,6180,6181,6182,6183,6184,6185"]

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев