«Сабантуй» укучыларын яңалык көтә

Дуслар, «Сабантуй» журналы укучыларын яхшы яңалыклар белән шатландыруны дәвам итә. Безнең хәзер үз YouTube каналыбыз бар! Журналны укып кына түгел, ә карап та була. «Сабантуй»ның һәр санында урын алган язмалар кызыклы видеолар белән баетылган. Аларны QR код аша яки менә монда карап була. Безнең «Тәҗрибә», «Татлы баттл», «Zooдөнья», «Сәйдәш остаханәсе» кебек өр-яңа сәхифәләребездә кызыклы тәҗрибәләр ясарга да, тәмле ризыклар әзерләргә дә, мастер-классларда катнашырга да, хәтта Казан зоопаркында яшәүче җәнлекләр дөньясы белән танышырга да мөмкин. Дусларыбызны танылган язучылар, шагыйрьләр, кайчандыр «Сабантуй» («Яшь ленинчы») газетасында эшләгән апа-абыйлар белән җанлы әңгәмәләр дә көтә. Барлык серләрне дә чишеп бетермик әле. Журналның яңа санын кулга алгач, сез моны үзегез дә күрерсез!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Телләр белгән – илләр гизгән «Балачак әдипләре» проекты кысаларында Йолдыз апа Шәрапова укучыларга бирем әзерләгән иде. Бик күп хатлар алдык. Кайбер эшләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.
-
Азнакайдан шигъри сәлам Исәнмесез, “Сабантуй” журналы хезмәткәрләре! Сезгә Азнакай шәһәре 9 нчы урта мәктәбенең “Яшь каләмчеләр” түгәрәгенә йөрүче укучылар иҗат иткән шигырьләрне тәкъдим итәбез. Шигырьләребез сезгә дә, журнал укучыларга да ошаса, бик шат булыр идек.
-
Мөгаллимнәр белән күрештек Яшел Үзән шәһәренең 5 нче гимназиясендә милли мәсьәләләр буенча директор урынбасарлары, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, методик берләшмә җитәкчеләре катнашында узган методик семинарда «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина катнашты.