«Сабантуй» журналы белән җир тирәли: ашарга яраклы туфрак!


Ашарга яраклы туфрак
Индонезиянең Табан авылында туфракны кирпеч сугу һәм керамик эшләнмәләр ясау өчен чимал  буларак кына түгел, ашау өчен дә файдаланалар. Бу авылда  ампо –  якындагы дөге кырларыннан алынып, гравийдан чистартылган  җирдән ризык  әзерләнә. Бернинди медицина дәлилләре булмаса да, җирле халык әйтүенчә, туфрак авыртуны басарга  сәләтле икән. Башта каты җирне таяклар белән кыйныйлар, аннан бамбук  пычак белән ролл кебек кырып алалар да  балчык  чүлмәктә ярты сәгать каклыйлар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов: