Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

"Сабантуй" журналы дуслары - Балтач районы укучылары

"Сабантуй" журналы дуслары - Балтач районы Борбаш мәктәбенең 6нчы сыйныф укучылары иҗаты белән таныштырабыз: Мәрхәмәтле безнең әниләр***Әниемнең кулы алтын –Бар эшкә дә өлгерә.Бакчадагы чәчәкләрнеНәкъ...

"Сабантуй" журналы дуслары - Балтач районы Борбаш мәктәбенең 6нчы сыйныф укучылары иҗаты белән таныштырабыз: 

Мәрхәмәтле безнең әниләр



***
Әниемнең кулы алтын –
Бар эшкә дә өлгерә.
Бакчадагы чәчәкләрне
Нәкъ менә ул үстерә.
Мин генә түгел, һәммәбез
Әниләрне яратыйк!
Көчебез килгән эшләрдә
Гел булышкалап торыйк!


Асаф ВӘЛИЕВ


***
“Әни” дигән матур сүзне
Көн буе кабатлыйбыз.
Әниләр янда чагында
Беркайчан да армыйбыз.
Авырган чакта әнинең
Сүзе дә шифа була.
Әни өйгә кайтып керсә,
Өй эче нурга тула.
Әнием исән булсын дип,
Көн дә дога кыламын.
Әниләргә озын гомер,
Саулык теләп каламын.


Зөләйха ХӘБИБРАХМАНОВА


***
Кояш белән уянса да,
Бик соң йокларга ята.
Күңеле гел изгелектә,
Сафлыкта, яхшылыкта.


Кәрим ГАЗИЗУЛЛИН


***
Йомшак куллар кемдә, дисең,
Назлы сүз, җылы караш?
Минем әнидә, диямен,
Күзеңә горур карап.
Туры сүзләр кемдә, дисең,
Мин беләм, чөнки таныш.
Әниемнеке генә ул
Догалы, матур тавыш.
Дөрес акыл, тугры киңәш
Бирүче әни генә.
Бәхет ачкычы серләрен
Бары тик әни белә.


Әмин КӘРИМОВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев