«Сабантуй» журналы – мәктәп лагерьларында

Мәктәпләрдә беренче чирек тәмамланды. Укучылар көзге каникулга таралды. Мәктәпләрдә балалар өчен лагерьлар үз эшен башлап җибәрде. Шушы көннәрдә “Сабантуй” журналы Казан шәһәренең 15нче татар гимназиясе һәм Абдулла Алиш исемендәге 20нче гимназия укучылары белән очрашуда булып кайтты. Лагерьларда ял итүче балалар журнал сәхифәләре белән танышып, видеолар карап, викториналарда катнашып, истәлекле бүләкләр оттылар. Җырлы-биюле “Кәләпүш” уенын уйнап үз осталыкларын да күрсәтүче талантлы балалар Татарстан Республикасы Милли музеена чакыру билеты белән бүләкләнделәр. Очрашу күңелле остаханә белән дәвам итте. Журнал герое Шәвәли сурәтләнгән китап кыстыргычны балалар бик теләп ясадылар. Мондый очрашулар алга таба да күп булсын!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • Күзгә яшьләр килде... Зур шатлыгым бар! Без, "Мирас" үрнәк балалар бию ансамбле, Санкт-Петербургта узган «Азимут» халыкара бәйгесендә җиңү яуладык!
    271
    0
    1
  • Рәхмәт чәе – тәмле чәй! Рәхмәт чәе нинди була дисезме? Безгә кунакка килегез. Андый чәй сезгә дә, һичшиксез, ошар. 
    427
    0
    3