Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

«Сабантуй» журналына 99 яшь!

"Сабантуй"га 99 яшь!

Бүген балалар яраткан «Сабантуй» журналының туган көне! Барлык укучыларыбызны да бәйрәм белән котлыйбыз! Бер гасырга якын вакытта безнең белән ничәмә-ничә буын үсте, тәрбияләнде. Һәрвакыт бергә булганыгыз өчен һәр укучыбызга рәхмәт сүзләребезне юллыйбыз! Ә без исә, җиң сызганып, «Сабантуй»ның 100 еллыгына әзерлек эшләрен башлыйбыз.

«Сабантуй» ул – балалар мәйданы. Шуңа да 100 еллыкка балалар өчен иҗади бәйгеләр, очрашулар, чаралар белән үткәрергә телибез.  Ә инде зур чара – ул Балалар Сабантуе булачак. Бәйрәмгә Республикабызның төрле районнарыннан сәләтле, иҗади балаларны чакырып алар белән бергә бәйрәм итәрбез. Чын Сабантуй ясарбыз!» –  дип планнар белән бүлеште «Сабантуй» журналы баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина.

Журналның тарихы 1923 нче елга барып тоташа. Комсомол җитәкчесе Шәһит Шаммазов Казандагы Габдулла Тукай исемендәге балалар йортында татар балаларының беренче пионер отрядын оештырган. Отряд «Яшь пионер» исемле кулъязма газета чыгара башлый. 1924 нче елның 10 октябрендә әлеге газетаның дәвамы булып, «Яшь ленинчы»ның беренче саны чыга. Муса Җәлил, Абдулла Алиш, Фатих Кәрим, Әмирхан Еники – газетаның беренче хәбәрчеләре булган.

1991 нче елдан газета «Сабантуй» исеме белән чыга башлый. Ә 2014 нче елдан басма журнал булып нәшер ителә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев