«Сабантуй»лы очрашу

«Сабантуй» журналы Казан шәһәренең 16нчы Татар-инглиз гимназиясенең 3Б сыйныфында кунакта булып кайтты. Укучылар “Сабантуй” басмасының кызыклы сәхифәләренә сәяхәт кылып, журналның бай тарихы, Ютуб каналы белән дә таныштылар. “Сәйдәш остаханәсе” сәхифәсенең авторы Сәйдәш белән мастер-класс балалар күңеленә бигрәк тә хуш килде. Бергәләшеп төсле кәгазьдән китап кыстыргычы ясадылар. Матур итеп татарча шигырьләр сөйләп, җырлар җырлап үз сәләтләрен күрсәттеләр.
Сыйныфта сәләтле балалар күп икән. Мөхәммәтҗанов Алим төрле бәйгеләрдә катнашып, җиңүләр яулаган егет. Ул “Мин бит татар малае” җырын башкарды. Ә Нуриева Сәгъдәнә исә үзе язган шигырьләрен укыды. Балаларга “Шәвәли премиясе” турында да мәгълүмат җиткердек. Мондый очрашу бүләкләрсез булмады, әлбәттә. Төрле биремнәрне оста итеп үтәүче, оялмыйча үз сәләтләрен күрсәтүче егет-кызлар Г.Тукай әдәби музеена чакыру билеты да отты. Һәрбер балага “Сабантуй” журналы бүләк итеп, балаларга бәйрәм оештыруда ярдәм иткән 16 нчы татар-инглиз гимназиясе урынбасары Алсу Шакировага һәм 3Б сыйныфы укытучысы Гүзәл Фәезовага рәхмәт җиткерәбез.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Мөгаллимнәр белән күрештек Яшел Үзән шәһәренең 5 нче гимназиясендә милли мәсьәләләр буенча директор урынбасарлары, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, методик берләшмә җитәкчеләре катнашында узган методик семинарда «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина катнашты.
-
Чаллыда кунакта Чаллы шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназиясенең уңышларын күзәтеп, андагы сәләтле укучылар белән танышырга күптән хыялланып йөри идек. Менә җай чыкты.
-
Туган телем кадере «Балачак әдипләре» проекты кысаларында Йолдыз апа Шәрапова укучыларга бирем әзерләгән иде. Бик күп хатлар алдык. Кайбер эшләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.